Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 март 2022, 14:50

Башкортстанда балалар ялы өчен акчаны ничек кайтарырга?

Башкортстанда 31 марттан балалар ялы өчен кешбэк программасы яңартыла.

Башкортстанда 31 марттан балалар ялы өчен кешбэк программасы яңартыла. Аның ярдәмендә ата-аналар лагерьга юлламалар бәясенең бер өлешен кире кайтара ала.

Юлламаны мирпутешествий.рф сайтының “Балалар лагерьлары” бүлегендә сайларга мөмкин.  Юлламалар 31нче  марттан сатыла башлый. Балалар лагерьларында 1нче  майдан ял итәргә мөмкин.

Кешбэкны алыр өчен юлламаларны “Мир” картасы белән түләргә кирәк.
“Мир” картасы белән түләсәгез,  юллама бәясенең 50 процентына кадәр кире кайтарырга мөмкин.

Республикада  урнашкан лагерьларда балалар кешбэгының республика программасы да эшли, аның буенча ата-аналарга төбәк Хөкүмәте билгеләгән юллама хакының 30 процентын (5 934,6 сум) кире кайтарачаклар.

Бу очракта “Мир” системасы белән түләгәннән соң, 30 көн эчендә компенсациягә баланың уку урыны буенча мәгариф бүлегенә гариза белән бергә документларны тапшырырга кирәк. Акча 15 көннән соң кире кайтарылырга тиеш.

Кешбэкны гаиләдәге һәр бала өчен алырга була. Балаларның яше, сменалар һәм түләүле юлламалар саны чикләнмәгән.

Бер балага ял итергә  бару саны чикләнмәгән.  Ул берничә сменада ял итәргә мөмкин. Кешбэк  алу өчен һәр юлламага аерым транзакция үткәрергә кирәк.

Бер гаиләдә берничә бала  лагерьда ял иткән очракта да, сатып алынган һәр юлламаның яртысын кире кайтарырга мөмкин булачак.

 

Чыганак: https:ufa.aif.ru 

Автор:
Читайте нас: