Быел урта мәктәпне тәмамлаячак 62 егет һәм кызның ата-аналары БДИ буенча ата-аналар җыелышында катнашты.
Җыелышта район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, аның социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, район мәгариф бүлеге начальнигы Фәнис Шәймөхәмәтов, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары катнашты.
—Бердәм дәүләт имтиханнары баланың киләчәчген хәл итә. Шуңа күрә чыгарылыш класс укучыларын бу чарага ныклап әзерләргә кирәк. Имтихан кабул итү залына кергәч, үсмер югалып кала, белгән материалны да оныта, фикерен туплый алмый. Шуны истә тотып, һәр укучы белән эшләргә, мораль яктан ярдәм итәргә кирәк, — диде Илгиз Әхвәс улы һәм бу җитди сынауны уңышлы үтеп чыгуга бар тырышлыкны салырга өндәде.
Фәнис Әхнәф улы Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәртибе, яңалыклар, төрле бозуларга юл куймау өчен кулланылган җайланмалар турында аңлатты.
Инзилә Әдип кызы максатчан юлламалар буенча укырга кабул итү тәртибе, бу уңайдан кертелгән яңалыклар, юллама буенча бюджет урыннарда белем алуның өстенлекләре, районга нинди һөнәр, белгечлекләр буенча яшь кадрлар таләп ителүе турында сөйләде.
Быел математика һәм рус җеленнән ике мәҗбүри имтихан тапрышачак чыгарылыш класс укучылары. Математикадан имтихан база һәм профильле имтиханнарга бүленә. Аттестат алу өчен аларны уңышлы тапшырырга (минималь баллны җыярга) кирәк.
Сайлап алу имтиханнарын укучыларын үз теләкләре буенча сайлый.
Төгәл фәннәрне укыту буенча район укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләре, мәгариф бүлеге методистлары һәм башка белгечләр алдан тапшырылган имтихан нәтиҗәләренә анализ ясадылар, стресслардан чыгу юлларын аңлаттылар, ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр.
Газим Талипов фотолары