Балалар иҗаты үзәгендә туган якны өйрәнү атналыгы узды.
Өстәмә белем бирү педагогы Ирина Рафис кызы Ханова атналык кысаларында "Минем ике күл арасындагы авылым" дип исемләнгән презентацияләр конкурсы, " Музейлар. Музейларның төрләре " дип исемләнгән күргәзмә, шулай ук Әфган сугышы сугышчы-интернационалистлары белән очрашу да оештырылган иде.
Атна Габдулла Галиев (Батырша) исемендәге музейга сәяхәт кылу белән тәмамланды.