Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 февраль 2022, 09:31

Изге һәм кирәкле һөнәр иясе

Укытучы—дөньяны танырга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче тылсымчы ул.

Изге һәм кирәкле һөнәр иясе
Изге һәм кирәкле һөнәр иясе

Укытучы—дөньяны танырга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче тылсымчы ул.

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, беренче шатлык-куанычлары аның балачагы hәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән hәрчак янәшәдә укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт hәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра hәм аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен сала. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы hәм кызыклы да.

Укытучы hөнәрен сайлау—тынгысызлык, үз-үзенә hәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын күзләү дигән сүз ул.

Үз тәҗрибәсен, белемнәрен түкми-чәчми балаларга тапшырган, яраткан укучыларының киләчәгенә битараф булмаган олы йөрәкле укытучы Айгөл Гаттарова дистә елга  якын  дәвамында балаларны инглиз телен үзләштерү  серләренә өйрәтә.

—Балаларга чит тел серләрен төшендерү кызыклы hәм үзенчәлекле дә. Соңгы вакытта инглиз телен өйрәнүгә игътибар аеруча артты. Укучылар телләрне тигез дәрәҗәдә белергә тиеш. Дәресләрне шуңа да балаларны кызыксындырырлык итеп үткәрергә тырышам, — ди Айгөл Эльдар кызы.

Матур  табигатьле  Аскын районында туып, 8 яшьтә гаиләсе белән Иске Балтач авылына күченеп киләләр. Иске Балтачта урта мәктәпне уңышлы тәмамлап Уфа шәhәрендәге Башкорт дәүләт университетының чит телләр факультетына укырга керә.

Югары уку йортын уңышлы тәмамлагач, Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбендә җиң сызганып хезмәт юлын башлый. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен hәм көчен кызганмый башкара ул. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучыны балалар да якын күрә. Артабан Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә хезмәтен дәвам итә.

Айгөл Эльдар кызының мавыктыргыч,  кызыклы дәресләре югары дәрәҗәдә үтә, бүгенге көн таләпләренә җавап бирә, чөнки укытучы hәрвакыт иҗади эзләнә, яңа технологияләрне оста файдалана. Укучылары белән уртак тел таба белә, аларны ихтирам итә. Сыйныфтан тыш тәрбия чараларын үткәрүгә дә ныклы игътибар бирә.

Үз hөнәрен яратучы белгечне коллектив та үз итә. Ул хезмәттәшләре арасында — хөрмәтле, ә укучылары hәм аларның ата-аналары алдында ихтирамлы.

Айгөл Гаттарова гаиләсендә үрнәкле әни hәм яхшы тормыш иптәше. Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, гел ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше – Денис Рәфхәт улы белән бергә кыз үстерәләр.

Тырыш укучылары район, республика, Русия hәм халыкара күләмендәге конкурсларда чыгыш ясый, инглиз теле буенча үткәрелгән олимпиадаларда сынатмый, җиңү hәм призлы урыннар яулыйлар.

Айгөл Гаттарова педагогик эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән өчен күп төрле Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була: „Ел укытучысы — 2016” район конкурсында җиңү яулап, республика күләмендә үткән „Яшь укытучы — 2016” конкурсының   „Йөрәгемне бирәм балаларга ” дигән номинациясендә җиңү яулый, Башкортстан республикасының яшь укытучылар грантына hәм шулай ук Мактау грамотасына ия була. Ул лаек булган  мактау грамоталары күп.

Сез бәхетле укытучымы дигән сорауга, Айгөл Гаттарова бераз уйланып бар күңеле белән елмаеп:

—Инде менә ничә ел мин үземне яраткан хезмәтемә багышлыйм. Мәктәптә мине эчкерсез, кышкы аклыкны хәтерләтүче саф күңелле укучыларым каршы ала. Аларның, кочаклап алып, „Исәнмесез, апа”, „Хәлләрегез ничек?” дип күңел түрләреннән чыккан сүзләрен ишетүгә, үзеңнең бар мәшәкатьләреңне онытып, икенче бер дөньяга чумасың. Аларның икенче әти-әниләре, ягъни алар белән бер гаилә булып яши башлыйсың. Башкача була да алмый. Чөнки мин — укытучы.

Мин — бәхетле укытучы, чөнки тормышта үз урынымны дөрес билгеләп, бәхетемне үз яраткан хезмәтемдә — яшь буенны тәрбияләүдә таптым. Минем өчен укытучы — hөнәр генә түгел, ә бөтен тормышымның мәгънәсе. Укытучы булып кына эшләмим, ә укытучы булып яшим. Минемчә, балалар белән эшләү — зур бәхет ул. Алар гына риясыз ярата, шул яратулары белән укытучыга канат куя, илhамландыра, ышаныч тудыра ала. Укучыларым белән очрашуларны гел көтеп алам, әзерләнәм, аралашу өчен тиешле сүзләр сайлыйм. Минем бар эшчәнлегем алар өчен генә. Укучылар белән аралашу миңә чиксез шатлык, рәхәтлек китерә, чөнки мин аларга, алар миңа кирәк.

Шундый матур җавап белән килешми дә мөмкин түгел.

Тырыш, эшкә җаваплы караган, hәр яңалыкка омтылган изге hөнәр иясе – Айгөл Эльдар кызына киләчәктә тагын да югарырак үрләр яуларга язсын. Укучылары уңышлары белән шатландырып торсын.

 

Фиргать НӘБИУЛЛИН.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: