Мәгариф
17 Февраля 2022, 12:20

Балтачта «2022 ел педагогы»н билгеләделәр

Район бәйгесендә мәгариф учреждениеләреннән 16 педагог катнашты.

Балтачта «2022 ел педагогы»н билгеләделәрБалтачта «2022 ел педагогы»н билгеләделәр
Балтачта «2022 ел педагогы»н билгеләделәр

 

Район бәйгесендә мәгариф учреждениеләреннән 16 педагог катнашты.

Районда “Ел педагогы-2022” район бәйгесенә йомгак ясалды. Ул чара быел “Ел укытучысы-2022”, “Яшь укытучы-2022”,  “Өстәмә белем бирү педагогы – 2022”, “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы – 2022”, “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2022” номинацияләрен үз эченә алды.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә үткән тантанада ел педагогларын район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тәбрикләде.

—Укытучы сүзе горур яңгырый. Әнием, тормыш иптәшем, апам, кызым педагог кешеләр. Бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен ишетеп кенә түгел, күреп беләм, аңлыйм. Соңгы айларда сезгә дә, табиблар кебек “передовой”да эшләргә туры килде (аеруча 1нче Иске балтач урта мәктәбе педагогларына). Әмма бирешмәдегез. Тырыштыгыз. Укыту процессын дәвам иттегез. Минем сезгә теләгем шул: авырмагыз. Сәламәт булыгыз! Туган районыбыз мәнфәгатенә киләчәктә дә игелекле хезмәт итегез! — диде Илгиз Әхвәс улы һәм чараның җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.  

Бәйгенең җиңүчеләре Илшат Яхин, Лилия Гыйзитдинова, Эльвира Сәлимгәрәева, Булат Галиханов, Айгөл Гаттаровага үз көчләренә ышаныч һәм иҗади уңышлар, уйланган проектларны тормышка ашыру һәм яңа нәтиҗәле идеяләр, уңышлар теләде Илгиз Субушев.

Талантлы, белемле, көчле педагоглар бар районыбызда. Алар балаларны яраталар.Үз эшләренең осталары. Чара барышында бәйге шартларын уңышлы үттеләр. Алар җитди иде. Һәр конкурсант “Интернет ресурс” булдырды. Онлайн форматта ачык дәрес бирде. Шулай ук онлайн форматта мастер-класс күрсәттеләр. Ә бүген “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә катнаштылар.

Тантанада район мәгариф бүлеге начальнигы Фәнис Шәймөхәмәтов катнашты. Район күләмендәге бәйгедә җиңүче педагогларның республика этабыннан да зур җиңүләр белән кайтуларын, сәламәтлек теләде.

Бүгенге педагоглардан һөнәри эшчәнлеккә бәйле булмаган бурычларны да хәл итү сорала. Югалып калмый алар. Стресс хәлендә дә эшли белгән, нинди генә катлаулы хәлләрне дә ерып чыга алган педагогларга таянырга, бала язмышын ышанып тапшырырга була. Сау-сәламәт булыгыз, педагоглар! Уңышлар юлдаш булсын һәмр башлангычыгызда!

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас