Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 февраль 2022, 08:55

“Агыйдел” республика полилингваль олимпиадасы башланды

Башкортстанда мәктәп укучылары арасында “Агыйдел” республика полилингваль олимпиадасы башланды. Ул Халыкара туган телләр көненә һәм Русия халыкларының мәдәни мирас елына багышлана.

18 февральгә кадәр сайлап алу этабы бара. Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша. 21 февральдән икенче этап башланачак.

Олимпиадада катнашу өчен укучыларга idel-ufa.ru сайтында теркәлергә кирәк. Шуннан соң аларга туган һәм чит телләрдә текстлар тәкъдим ителәчәк. Текстлар рус, башкорт, татар, чуваш, мари, инглиз, немец, төрек, француз телләрендә төзелгән. Барысы да Русия халыклары мәдәнияте темасына багышланган.

Олимпиаданың мааксаты – туган телен һәм берничә чит телне белгән балаларның сәләтен ачыклау, үстерү, телләр өйрәнүгә дәртләндерү.

Ярыш нәтиҗәләре буенча сайлап алу туры финалчылары “Ток-шоу” форматында үтәчәк мәгариф проектында катнашачак. Җиңүчеләргә республика Мәгариф министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Автор:
Читайте нас: