Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 февраль 2022, 12:22

Безнекеләр призер булдылар

Казан шәhәрендә татар теле hәм әдәбияты буенча узган төбәкара олимпиадада Балтач районы укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Шушы көннәрдә Казанда 8—11нче сыйныфлар арасында татар теле hәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Әлеге бәйгедә Русиянең 27 төбәгеннән (7 төбәк дистанцион рәвештә) туган тел серләрен яхшы белүче 155 укучы көч сынашты.

Башкортстан Республикасыннан төбәкара олимпиадада 24 укучы катнашты. Алар — быел Уфада узган төбәк олимпиадасы җиңүчеләре hәм призерлары. Шул 24 укучы арасында безнең Балтач районы укучылары да булды.Булды гына түгел, ә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Иске Балтач авылы  мәктәбе укучысы Илдус  Фәрхетдинов (укытучысы — Рима Мансурова) hәм Иске Уразай  авылы мәктәбе укучысы Дилә  Хәлиуллина (укытучысы — Эльмира Закирова)  призерлар исемлегенә керделәр.

Төбәкара олимпиадада призер исемен яулаучы кызлар hәм егетләрне, аларның укытучыларын ихлас котлыйбыз!

Фиргать НӘБИУЛЛИН.

Безнекеләр призер булдылар
Безнекеләр призер булдылар
Безнекеләр призер булдылар
Безнекеләр призер булдылар
Безнекеләр призер булдылар
Безнекеләр призер булдылар
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: