Чара чикләрендә үсмерләр милли ризыклар әзерләү серләренә төшенде.
Февраль аена да аяк бастык. Күп тә үтмәс язлар җитәр. Яз һәрвакыт үз мәшәкатләре белән килә. Карлар эрү белән басуда сабан һәм тырма белән техникалар күренәчәк. Икмәк дип көн-төнне онытып чаба алар. “Икмәк барысына да баш” дип юкка гына әйтмәгән әби-бабаларыбыз. Өлкән буын кешеләре бигрәк тә хөрмәт итә аны, һәр бөртеген саклап, түкми-чәчми кулланалар. Чөнки алар ачлыкның нәрсә икәнен үз күзләре белән күреп, үзләре тоеп үскән буын вәкилләре. Сугыш чорлары да үзенең табын калдырды, әлбәтта. Хәзерге заманда өйдә икмәк пешерү бетте дисәң дә була. Адым саен кибет, киштәләрдә нинди генә төре юк аның. Икмәк дигәндә ипи дип кенә уйламагыз, моңа күмәче дә, батоны да, төрле-төрле затлы печеньелары да, пироглары да керә. Алар рәтендә, әлбәттә, милли ризыклар да бар. Ә аларның саны чиксез. Хатын-кыз өчен алдынгы урында аш-су әзерли белү зур бурыч булып тора. Нинди генә милләт вәкиле булуына карамастан – гасырлар дәвамында хатын-кыз хужабикә, өй учагын саклаучы дип кабул ителеп килгән. Ләкин бүгенге көн кануннары безгә үз шартларын тукый. Гүзәл зат вәкилләренә тормышны җиңеләйтү ысуллары күп һәм дин буенча тап булган төп бурычыбыз онытыла. Үз йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне, милли ризыкларыбызны онытмас өчен Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, район Хакимияте белән берлектә «Минем милли ашым» дип аталган флешмоб игълан ителде. Укучыларда аш-су культурасы нигезләрен формалаштыру, аларда кулинария күнекмәләрен һәм осталыкларын, социаль-көнкүреш компетентлыгын үстерү, мәктәп пешекчесе һөнәренең абруен күтәрү, милли аш-су үзенчәлекләрен популярлаштыру флешмобның төп максатлары итеп куелды. Катнашыр өчен укучыларга пешекчеләр белән беррәттән Башкортстанда яшәгән халыкларның бер төр милли ризыгын пешерергә кирәк иде. Флешмобта 7-11 сыйныф укучылары актив катнаштылар. Пешеренү эшләре мәктәп ашханәләрендә барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне исәпкә алып, катгый рәвештә һәм таләпләргә туры китереп оештырылды.
Пешекче эше бик җиңелләрдән дип саналмый. Мөгаен, иң авыр эшләрнең берседәдер ул. Чөнки пешекче эшенең нәтиҗәсе – һәр кешенең сәламәтлегенә тиң. Укучылар пешекче һөнәренең нечкәлекләре белән таныштылар, үзләре камыр белән эш иттеләр. Чәк-чәк, токмач, кыстыбый, кош-теле һәм башка милли ризыклар пешерелде, аларның тарихы һәм пешерү ысуллары белән кызыксындылар. Флешмобта катнашкан 2нче Иске Балтач, Югары Карыш мәктәпләре укучылары — кыстыбый, Ялангач, Шәвьяды, Сәйтәк, Асавка мәктәпләре — чәкчәк, Уразай — кош теле, Богдан — өчпочмак, Штәнде мщктщбе укучылары бавырсак пешерде, Тучыбай, Иске Тимкә мәктәпләре кызлары токмач кисте.
Флешмоб үткән көннәр укучылар өчен тәҗрибәле булды: алар яңа белемнәр алдылар, аларны практикада кулландылар, белемнәрен тулыландырдылар һәм бер адымга пешекче һәнәренә якынлаштылар.
Сүз дә юк, пешеренү дөньясына беренче адымнар ерак балачакта салына, бала әле аның бөтен кыйммәтен аңламый, ләкин ул аны тоя. Нәкъ шул вакытта нәселләр арасында элемтә барлыкка килә, буыннан-буынга тапшырылып барган йолалар, гореф-гадәтләр, традицияләр кечкенә сабыйның аңына кереп кала. Кечкенәдән әни янында бөтерелеп, аш бүлмәсендә ярдәм итеп, пешеренү осталыгының күнекмәләрен истә калдырып үскән бала үз сабыена да шул кыйммәтле хисне бирергә тырышачак. Кыйммәтен дә аның үсеп читкә киткәч яисә үзең әти-әни булгач кына аңлыйсың, сагынасың. Һәркемнең хәтер капчыгының төбендә әни яки зур әни (нәнәй) белән аш бүлмәсендә мәш килеп пешеренгән, камыр белән “уйнаган”, тәмле итеп чәй эчкән моментлар бер видеоязма булып саклана. Менә шушы бәләкәй генә адымнар безгә үз балаларыбызны югалтмаска, буыннар бәйләнешләрен ныгытырга һәм дәвам итәргә ярдәм итә. Бүген без балаларыбызга салган әхлакый кыйммәтләрдән киләчәк буынның яшәү дәрәҗәсе тора. Еллар судай ага. Бүгенге көндә тәмле ризык рецептын аерым китапка язу дә бетте дисәң була. Хәзер барлык мәгълүмат интернет челтәрендә бар, нинди генә рецепт юк анда, җитмәсә, пешереп тә күрсәтәләр. Бу күренеш хуҗабикәләргә эшне тагы да җиңеләйтә, үсеп килгән буын кызларына пешерүне үзаллы тормышка адым ясауда зур мөмкинлекләр тудыра. Күп тә үтмәс безнең бүгенге укучы кызларыбыз уңган хуҗабикәләр булып өлгерерләр һәм милли ризыкларыбыз белән үз якыннарын һәм гаиләләрен шатландырыр дигән өметтә калабыз.
Фәнис Шәймөхәмәтов, район мәгариф бүлеге начальнигы