Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 декабрь 2021, 11:05

Түбән Сикияз авылы егете Данил Сәрвәртдинов — кадетлар корпусы курсанты

Тырыш егетне белем биргән укытучылары тырыш, булдыклы дип характерлый.

Данил — күп балалы Светлана һәм Динар Сәрвәртдиновлар гаиләсендәге өлкән малай. Аңардан кече Денис әлеге вакытта Түбән Сикияз урта мәктәбендә сигезенче класста укый. Гаиләдә малайлардан кече биш кыз үсә. Өч сабый балалар бакчасына йөри, кечеләре – игезәкләр, әниләре белән өйдә.

Данил икенче ел Идел буе федераль округының башкорт кадетлар корпусында белем ала. Ишембай шәһәренең Россия Герое А. В. Доставалов исемендәге дәүләт гомуми белем бирү учреждениесе — Башкортстанның иң абруйлы белем бирү учреждениеләренең берсе.

Кадетлар корпусына конкурс буенча 5-7 сыйныфны тәмамлаган малайлар һәм чикләнгән санда кызлар кабул ителә. Биредә 315 кадет белем ала. Алар Россиянең 8 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстанның 12 шәһәреннән һәм 28 районыннан килгәннәр.

—Сәрвәртдиновлар авылда үз хуҗалыклары белән яшиләр, терлекләр асрыйлар. Данил да, Денис та – әти-әниләренең уң куллары. Йорт эшләрендә зур ярдәмчеләр. Укуда да сыната торганнардан түгелләр. Денис бигрәк тә укуга зирәк, сәләтле егет. Сеңелләрен иртән бакчага илтә, дәресләргә соңга калмый. Кичен туганнарын бакчадан килеп ала. Бик тыңлаучан, башкаручын үсмер. Без, укытучылар, аңа да зур өметләр баглыйбыз, — ди мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәйруллина.

Аида Хәйртдинова фотосы

Түбән Сикияз авылы егете Данил Сәрвәртдинов — кадетлар корпусы курсанты
Түбән Сикияз авылы егете Данил Сәрвәртдинов — кадетлар корпусы курсанты
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: