Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 декабрь 2021, 13:56

Балтачта укучылар район Хакимияте башлыгы Чыршы бәйрәменә җыелды

Матур чарага районнан иллегә якын бала чакырылды һәм хөрмәтләнде.

Чыршы бәйрәмен районның балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре оештырды һәм үткәрде. Көн таләпләреннән чыгып ул ачык һава астында үтте.

Башка елларда, белүебезчә, талантлы балалар республика башлыгы Чыршы бәйрәменә  башкалабыз Уфа шәһәренә юллана иде. Быел коронавирус бу  традициядән читкәрәк тайпылырга мәҗбүр итте һәм Балтач районыннан республика башлыгы Чыршы бәйрәменә юлланасы укучыларга республика башлыгы бүләкләре муниципалитетларда тапшырылды. Безнең районнан андый укучылар өчәү. Алар: Иске Балтач авылындагы башлангыч мәктәптән Аделя Гыйльванова, Түбән Сикияз урта мәктәбеннән Дмитрий Валиев һәм  Нөркә мәктәбеннән Нурия Фаридонова.  

Төрле дәрәҗәдәге предмет олимпиадаларында, спорт ярышларында, башка бәйгеләрдә катнашып районыбыз данын яклаган, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев котлады һәм бүләкләр тапшырды.

—Сез — районның, республиканың, илнең киләчәге. Туган җирегезгә тугрылыгыгызны исбатлаганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Яңа 2022нче ел иң позитив, иң уңышлы ел булыр дип ышанам. Бәйрәм белән, якынлашып килгән Яңа ел белән сезне! — диде Илгиз Әхвәс улы тантанада катнашучыларны сәламләп.

Көн салкын булуга карамастан, иҗат үзәге хезмәткәрләре балалар һәм үсмерләргә өшеп торырга урын калдырмадылар. Өстәмә белем бирү педагоглары Гөлназ Кашанова, Миләүшә Фәтхинурова, Ирина Ханова, Венера Шакирьянова, Айгөл Әхмәтгалиева, Нәсимә Әминева, методист Илүзә Нәбиева  җанлы уеннар оештырдылар. Җиңүчеләргә тансык бүләкләр өләштеләр. Ә сәхнә түрендә клоуннар (Гөлфирә Хәсәнова һәм Лариса Нуртдинова) бәйрәмдә катнашучыларның күңелләрен ачтылар. Табышмаклар чиштерделәр. Ел символы — Тигр да (Илшат Яхин) бәйрәмнең үзәгендә булды. Матур теләкләрен җиткерде һәм үсмерләрне биетеп кәефен күтәрде. Уен-көлке дәвам иткән арада Кыш Бабай белән Карсылу да килеп җитте (Илфат Хәйдаров, Ирина Шәйхлисламва).  Яшел чыршы янында бергәләп әйлән-бәйлән әйләнделәр.

Җанлы, күңелле шартларда үтте бәйрәм. Тәэсоратларга бай булды. Тиздән аяк басачак Яңа ел яңа уңышлар, яңа шатлыклар, казанышлар алып килсен, килер буын вәкилләренә!

Автор фотолары

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: