Балтачта балалар иҗаты үзәгендә үсмерләр "Истоки"берләшмәсендә шөгыльләнәләр.
Берләшмә эшен өстәмә белем бирү педагогы Ирина Рафис кызы Ханова алып бара. "Истоки"берләшмәсе, туристик - туган якны өйрәнү юнәлешендә эшли.
Үсмерләр тарихны, туган якны өйрәнәләр, тикшеренү эшләре язалар. Төрле бәйгеләрдә катнашып уңышлар яулыйлар.