Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 декабрь 2021, 07:40

Балтач районы үсмерләре бал биюләрен теләп өйрәнә

Балалар иҗаты үзәгендә “Бал биюләре” берләшмәсе эшен тәҗрибәле белгеч алып бара.

Балтач районы үсмерләре бал биюләрен теләп өйрәнә
Балтач районы үсмерләре бал биюләрен теләп өйрәнә

 

Балалар иҗаты үзәгендә “Бал биюләре” берләшмәсе эшен тәҗрибәле белгеч алып бара.

Үзәкнең өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Дамир кызы Кашанова безгә берләшмә эшчәнлеге турында сөйләде:

—Бию белән шөгыльләнү балалар өчен файдалы, ул эстетик хисләр, музыкаль ишетү һәм музыканы кабул итә белү сәләтен үстерә.

Бала бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә, педагог сүзләренә игътибарлы булырга өйрәнә. Аның моторикасы, гәүдәсен тотышы, хәрәкәтләрне координацияләү һәм игътибар концентрациясе үсә.

Ул төз гәүдәле, күтәренке һәм энергияле була.

Балалар иҗаты үзәгендә «ТанцPole» бал бию берләшмәсе район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев кушуы буенча оештырылды.

Бал биюләре безнең районда яңа юнәлеш. Безнең бурыч - баланы тиз үзгәрүчән хәлдә дөрес ориентлашырга өйрәтү генә түгел, ә тәрбияләү, үз юлын дөрес сайларга ярдәм итү, һәркемгә үз эшендә профессионал булырга сәләтле заманча, мобиль, көчле кешене формалаштырырга булышлык итү. Безнең берләшмәгә Иске Балтач авылындагы ике урта мәктәптән 70тән артык укучы килде. Бу, нигездә, өлкән сыйныфлар. Программа нигезендә быел без Европа программасы буенча матур биюләрне: акрын вальс, Вена вальсы, өлкән сыйныф укучыларының Чыгарылыш балына фигуралы вальсны үзләштерергә планлаштырабыз. Латин Америкасы программасы буенча безнең программада Самба, Ча-ча-ча, Джайф кебек биюләр бар. Әлеге вакытта без акрын вальс фигураларының төп элементларын өйрәнәбез.

Бал биюләре белән шөгыльләнү характер тәрбияләүгә дә ярдәм итә.

Иренмәскә. Бөтен игътибарны юнәлтергә. Җыелырга. Максат куярга.

Ритм, музыкальлек хисләрен үстерү өстендә эшләячәкбез.

Бию үз-үзенә ышаныч хисе тәрбияли! Бу мөһим сыйфат!

Без укучыларда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез, беренче дәрестән гәүдәне тигез тотуга игътибар юнәлтәбез, ягъни арканы төз итеп тотарга өйрәнәбез.

Балагызны бию түгәрәгенә биреп, сез үз тормыш юлындагы барлык каршылыкларны үтәргә әзер максатчан, ихтыярлы кеше әзерләячәксез!

Районыбыздагы балалар һәм өлкән яшьтәгеләр араында бию кебек матур сәнгать төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр бар.

Яңа елдан соң кече мәктәп яшендәге 6 яшьтән өлкән балаларны җыячакбыз. Өлкәннәр белән дә Яңа елдан соң шөгыльләнә башлыйбыз . Зал белән генә билгеләнергә кирәк.

Зал буенча сораулар да бар. Балалар иҗаты үзәгенең залы квадрат метр таләпләренә туры килми.

Без Гөлназ Дамир кызына яңа башлангчыта уңышлар телик!

Аида Хәйртдинова фотолары

Фотоларның сыйфаты өчен гафу үтенәм

Балтач районы үсмерләре бал биюләрен теләп өйрәнә
Балтач районы үсмерләре бал биюләрен теләп өйрәнә
Балтач районы үсмерләре бал биюләрен теләп өйрәнә
Балтач районы үсмерләре бал биюләрен теләп өйрәнә
Балтач районы үсмерләре бал биюләрен теләп өйрәнә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: