Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 декабрь 2021, 08:25

Тәвәккәл үсмерләр Балтачта робот техникасы берләшмәсендә шөгыльләнә

Балалар иҗаты үзәгендә бу берләшмә эшен өстәмә белем бирү педагогы Илшат Мәдехәт улы Яхин алып бара.

Нигездә 1- 4нче класс укучылары йөри берләшмәгә.

Бүген робот техникасы белән шөгыльләнү бик популяр. Укучыларга мондый дәресләр критик фикерләү формалаштырырга һәм үстерергә, төрле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне чишү процессына иҗади якынаерга, шулай ук командада эшләү күнекмәләрен  үзләштерергә ярдәм итә.

 Күп кенә педагоглар һәм ата-аналар балаларны фән белән кызыксындыру, укытуга мәхәббәт тәрбияләү һәм иҗат итү, фикерләү теләге белән гадәти булмаганча фикерләү сәләтен уяту юлларын эзли. Материалны бәян итүнең традицион формалары үз актуальлеген югалтты. Яңа буын вәкилләре заманча технологияләрдә җиңел ориентлаша. Балалар тиз үсә торган технологияләр белән бергә атлау өчен генә түгел, ә бу процесста турыдан-туры катнашу өчен дә үсәргә тели. Аларның күбесе: "Робот техникасы нәрсә ул? Аңа кайда өйрәнерга була?” –дигән сораулар белән кызыксына.

Бу уку дисциплинасы үз эченә конструкцияләү, программалаштыру, алгоритмика, математика, физика һәм инженерия белән бәйле башка фәннәрне ала.

Иске Балтач авылындагы балалар иьаты үзәгендә беренче елда малайлар гади механизмнарны өйрәнәләр. Педагог тормыштан мисаллар китереп аңлата. Икенче ел йөргән үсмерләр прогрммалаштыру өстендә эшлиләр. Мәсәлән, робот ике тәгәрмәчтә үзаллы йөрергә тиеш. (Аның датчиклары бар).

Роботларны укучылар инструкция буенча үзләре җыялар, фантазияләрен кушалар. Аннары дистанцион датчик ярдәмендә аңа идарә итәләр.  

Үзләре җыйган роботларны хатасыз йөртү буенча конкурсларда катнашалар. Проектлау бәйгеәрендә дә катнашып уңышлары белән сөендереп киләләр.

—Безгә Илшат Мәдехәт улы белән эшләү шундый ошый! — ди үсмерләр.

Илшат Яхин фотолары

Тәвәккәл үсмерләр Балтачта робот техникасы берләшмәсендә шөгыльләнә
Тәвәккәл үсмерләр Балтачта робот техникасы берләшмәсендә шөгыльләнә
Тәвәккәл үсмерләр Балтачта робот техникасы берләшмәсендә шөгыльләнә
Тәвәккәл үсмерләр Балтачта робот техникасы берләшмәсендә шөгыльләнә
Тәвәккәл үсмерләр Балтачта робот техникасы берләшмәсендә шөгыльләнә
Тәвәккәл үсмерләр Балтачта робот техникасы берләшмәсендә шөгыльләнә
Тәвәккәл үсмерләр Балтачта робот техникасы берләшмәсендә шөгыльләнә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: