Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 декабрь 2021, 06:05

Балтач үсмерләрен “Экомозаика” берләшмәсе берләштерә

Балалар иҗаты үзәгендәге шушы берләшмәгә йөргән кыз һәм малайлар могҗизага тиң матурлык тудыралар.

Өстәмә белем бирү педагогы Лариса Рифгать кызы Нуртдинова җитәкчелегендәге берләшмә 2010 елдан башлап эшли. Аның программасы экологик-биологик белем бирү өлкәсендә мәгълүматлылыкны киңәйтүгә, танып-белү кызыксынуын канәгатьләндерүгә, укучыларның экологик культурасын формалаштыруга юнәлтелгән.

«Табигый материал белән эш» бүлеге кызыклы. Дәресләрдә укучыларга эшләнмә ясау гына түгел, ә әзерләнә торган объектның (хайваннар яки үсемлекләрнең) биологик үзенчәлекләрен, үсү һәм яшәү шартларын җентекләп өйрәнергә тәкъдим ителә. Бу укытуның нәтиҗәлелеген арттыра, кулларның вак моторикасын гына түгел, ә бәлки фикерләүне киңәйтә һәм иҗади фикерләүне формалаштыра.

—Экологик белем бирү бурычларын тормышка ашыруның иң нәтиҗәле ысулы-проект эшчәнлеген оештыру. Экологик акцияләрдә, өмәләрдә, яшелләндерүдә катнашу, табигатьне саклау проектлары буенча эш – укучылар өчен үз-үзләрен күрсәтү, туган якның әйләнә-тирә табигатенә файда китерү өчен уникаль мөмкинлек бирә, — ди Лариса Рифгать кызы.

Экологик материалдан (кәгазь, агач яфраклары, орлыклар, күркәләр һ.б.) төрле паннолар, вазалар эшли үсмерләр. Язгы айларда петуния, бархатцы чәчәкләре утырталар. Чәй көне су сибеп үстерәләр, көзен чәчәкләрен алып китперәләр. Кышын ул кипкән чәчәкләрне эш материалы итеп кулланалар. Гербарийлар эшлиләр.

Кәгазь бөкләп эшләнгән паннолар (квиллинг) бик матур килеп чыга. Куллануда булган пластик әйберләр дә монда икенче кулланыш таба. Кызыклы гына түгел, мавыктыргыч дөнья белән яши бу берләшмә үсмерләре.

Автор фотолары

Фотоларның сыйфаты өчен гафу үтенәм

Автор:
Читайте нас: