Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2021, 14:22

Шәвъяды мәктәбе укучылары Башкортстан төнъяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында кунакта

Иске Балтач авылындагы Башкортстан төнъяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында һөнәри юнәлеш бирү буенча эш алып барыла.

 Бу юнәлештә вакыт белән сыналган үз алымнар бар. Бу, әбләттә инде, беренче чиратта, укучылар белән профориентация эше. Шушы көннәрдә Шәвьяды төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары колледжында кунакта  булдылар. 8-9 сыйныф укучылары биредә укытыла торган һөнәрләр белән таныштылар, уку йорты укучылары шөгыльләнә торган җиһазларны карый алдылар. Укучылар укыту-слесарь, эретеп ябыштыру эшләре буенча укыту остаханәсендә, тракторлар кабинетында һәм автомобиль гаражында булдылар. Уку-кондитер цехы, кухня-ресторан буенча экскурсияләр, производствога өйрәтү осталары белән кызыклы әңгәмә, җитештерү процессында үзеңне сынап карау мөмкинлеге - болар барысы да бу көнне  колледжга килүчеләрне битараф калдырмады, дип яза колледж белгечләре үзләренең социаль челтәрләрдәге битләрендә.

Фото Инстаграмнан

Шәвъяды мәктәбе укучылары Башкортстан төнъяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында кунакта
Шәвъяды мәктәбе укучылары Башкортстан төнъяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында кунакта
Автор:
Читайте нас: