Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2021, 16:17

Башкортстанда укучыларның кышкы каникулларын озайтачаклар!

 Кайчанга кадәр?

Башкортстанда укучыларның кышкы каникулларын озайтачаклар!
Башкортстанда укучыларның кышкы каникулларын озайтачаклар!

 

Кайчанга кадәр?

Башкортстан укучыларының кышкы каникуллары 31 декабрьдән 16 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта республика территориясендә коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча оператив штабта Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин хәбәр итте.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының элек бастырылган рекомендацияләре нигезендә, укучыларның каникуллары 2021 елның 27-29 декабрендә башланырга һәм 10-11 гыйнварында (да кертеп) тәмамланырга тиеш. Әмма ахыргы карар урыннарда кабул ителә.

Айбулат Хажин сүзләренә караганда, мәктәпләрдә ОРВИ һәм грипп буенча «катлаулы хәл» урнашты: 62,3 меңнән артык мәктәп укучысы һәм меңнән артык педагог авырый. Моннан тыш, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең төбәк идарәсендә 31 декабрьдән 16 гыйнварга кадәр киләсе Яңа ел каникуллары ОРВИ белән авыручылар санын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр.

 

Газим Талипов фотосы

Башкортстанда укучыларның кышкы каникулларын озайтачаклар!
Башкортстанда укучыларның кышкы каникулларын озайтачаклар!
Автор:
Читайте нас: