Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 декабрь 2021, 07:30

Балтач үсмерләре “Театр дөньясын” үз итә

Иске Балтач авылындагы балалар иҗаты үзәгенең “Театр дөньясы” берләшмәсе җанлы тормыш белән яши.

Балтач үсмерләре “Театр дөньясын” үз итә
Балтач үсмерләре “Театр дөньясын” үз итә

 

Иске Балтач авылындагы балалар иҗаты үзәгенең “Театр дөньясы” берләшмәсе җанлы тормыш белән яши.

Үзәктә театр берләшмәсен оештыру — балалар үзләрен чын герой итеп хис итәчәк тулы бер дөнья булдыру, яраткан персонажларның төрле образларын гәүдәләндерә алу мөмкинлеге ул.

Берләшмә җитәкчесе — югары категорияле өстәмә белем бирү педагогы Гөлфирә Дильдар кызы Хәсәновага 7-12 яшьлек 13 үсмер йөри.

—Берләшмәнең эш планын балаларның психологик үзенчәлекләренә, яшьләренә карап төзергә тырышам. Дәресләр балаларга төрле юнәлешләрдә: музыка, театр, хореография, психологик юнәлешләрдә үсәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук мондый дәресләр балаларны иҗади фикер йөртергә, хәтерне үстерергә, куелган максатка әкренләп ирешергә өйрәтә, — ди Гөлфирә Дильлар кызы.

Кыз һәм малайлар төрле әкиятләр сәхнәләштерәләр, онлайн – конкурсларда катнашалар. Соңгы ике елда аеруча нәтиҗәле эшләгәннәр, урыннар алганнар. Аеруча сәләтле балалар бар, ди җитәкче. Альмира Рәхимова, Лиана Вәлиева, Элиза Гайниәхмәтова , Алсу Рәхимовалар текстларны тиз ятлыйлар, рольләргә тиз керәләр.  

 Әзер спектакль яки зур булмаган сәхнә күренеше — тырышлыкның соңгы нәтиҗәсе, аны балалар тамашачыларга күрсәтә. Аңа кадәр җиң сызганып әзерлек бара: репетицияләр, роль белән танышу, "җанлану", образны, сөйләмне һәм хәрәкәтләрне өйрәнү, уеннар, уңышлар һәм уңышсызлыклар уңаеннан төрле кичерешләр белән янулар...

Бу берләшмәгә театр дөньясын үз иткәннәр йөри.

Берләшмә җитәкчесе кыз һәм малайларның игътибарын җәлеп итә һәм түгәрәккә йөрүгә кызыксыну уята белә, әкренләп аларны театр дөньясына алып керә.

Ә без аларга уңышлар телик.

Автор фотосы

Фотоның сыйфаты өчен гафу үтенәм

Балтач үсмерләре “Театр дөньясын” үз итә
Балтач үсмерләре “Театр дөньясын” үз итә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: