Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2021, 09:00

Балтачта үсмерләр инглиз телен тирәнтен өйрәнәләр, “Тасмалы фантазия” берләшмәсенә дә йөриләр

Балалар иҗаты үзәгендә бу ике берләшмә эшчәнлеген бер педагог алып бара.

Югары категорияде өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Азат кызы Әхмәтгалиева балалар иҗаты үзәгендә ике юнәлештә эшли.  Беренчесе  — табигый – фәнни юнәлеш. Башлангыч класслар укучылары өчен оештырылган инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә 6-10 яшьлек 15 бала йөри. Айгөл Азат кызы әйтүенчә, занятиеләр биредә мәктәп программасы нигезендә алып барыла. Мәктәптә дәресләрдә төшенеп өлгермәгән темаларны биерләшмә занятиеләрендә ныгыталар.

Айгөл Әхмәтгалиеваның икенче юнәлеше — нәфис юнәлештәге “Тасмалы фантазия” берләшмәсе. Тасма белән чигү серләренә төшенергә теләгән малайлар да бар икән.

Үсмерләр өйләреннән алып килгән материаллар белән эшлиләр. Күзләрнең явын алырлык паннолардан бай күргәзмә тупланган.

Джутовая филигрань серләрен дә үзләштерә башлаганнар. Төрле паннолар, чәчәкләр өчен вазалар, сувенирлар, салфетка савытлары эшлиләр.

—Безгә монда бик ошый. Бәйрәмнәргә әниләребезгә, туганнарыбызга бүләкләр әзерлибез. Аларны үз кулларыбыз белән булдырган бүләкләр белән сөендерәбез. Ә үзебезгә приколкалар, заколкалар, браслетлар эшлибез, —диләр үсмер кызлар.

Тырышлыкларының матур нәтиҗәләре дә бар. Төрле дәрәҗәдәге конкурс, бәйгеләрдә актив катанашалар, дипломнар, грамоталар белән бүләкләнәләр.

Автор фотолары

Фотоларның сыйфаты өчен гафу үтенәм

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: