Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 декабрь 2021, 11:21

Без бүген Балтачтагы балалар иҗаты үзәгендә кунакта

Үзәкнең “Сихри пумала” берләшмәсендә кызлар һәм малайлар күп яңалыклар үзләштерәләр.

Берләшмә җитәкчесе, югары категорияле өстәмә белем бирү педагогы, РФнең һөнәри белем бирү отличнигы Венера Килимшиновна Шакирьянова балалар белән күңел салып эшли.

Берләшмәгә 7-14 яшьлек 53 бала йөри. Алар дүрт төркемдә шөгыльләнә. Ике ел дәвамында кызлар һәм малайлар тәүдә сурәт төшерү серләренә төшенәләр. Аннары агачка сурәт төшерәләр (роспись по дереву, выжигание по дереву).

—Городецкая роспись, хохломская роспись үсмерләргә бик ошый. Кухня такталары, төрле сувенирлар эшлиләр. Аларны якын кешеләренә бүләк итәләр, — ди Венера Килимшиновна.

Башкорт орнаменты төшереп эшләнгән сувенирлары да бар.

Кызыксынып йөри бирегә район үсмерләре. Үз материаллары белән эшлиләр. Төрле конкурсларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Әле күптән түгел “Только смелым покоряется огонь!” дигән республика конкурсында призлы икенче урын яулаганнар.

Узган елда Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәлеге уздырган бәйгедә шулай ук икенче урын балтачлыларныкы булган.

Автор фотолары

Без бүген Балтачтагы балалар иҗаты үзәгендә кунакта
Без бүген Балтачтагы балалар иҗаты үзәгендә кунакта
Без бүген Балтачтагы балалар иҗаты үзәгендә кунакта
Без бүген Балтачтагы балалар иҗаты үзәгендә кунакта
Без бүген Балтачтагы балалар иҗаты үзәгендә кунакта
Без бүген Балтачтагы балалар иҗаты үзәгендә кунакта
Без бүген Балтачтагы балалар иҗаты үзәгендә кунакта
Без бүген Балтачтагы балалар иҗаты үзәгендә кунакта
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: