Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 ноябрь 2021, 09:50

Түбән Сикияз авылында Әниләр көнен билгеләделәр

Мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары газиз кешеләренә бәйрәм әзерләделәр. Мәктәпкә әниләргә килергә ярамаганлыктан бәйрәм онлайн форматта үтте.

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә гомер бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тыңгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Түбән Сикияз урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әниләренә булган кадер-хөрмәт, ярату хисләрен шигырьләр сөйләп, җыр-биюләр аша җиткерделәр. Мәктәптә төрле милләт балалары укыганлыктан, шигырьләр, җырлар башкорт, татар, рус, мари телләрендә яңгырады. Безнең укучыларыбыз бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Алар әниләренең портретын ясадылар, әниләре турында инша яздылар, үз куллары белән буләкләр әзерләделәр.

Мәктәпкә әниләргә килергә ярамаганлыктан бәйрәм онлайн форматта үтте.

Кадерледән-кадерлеләребез!

Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телим. Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!

Лариса Нурлыева,  башлангыч сыйныф укытучысы

Түбән Сикияз авылы

Автор фотосы

Түбән Сикияз авылында Әниләр көнен билгеләделәр
Түбән Сикияз авылында Әниләр көнен билгеләделәр
Автор:
Читайте нас: