Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 ноябрь 2021, 16:56

Түбән Сикияз авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасында сабыйлар төрле яклып үсешә

Балтач районы буенча әлеге көндә 699 бала мәктәпкәчә балалар учреждениесенә йөри. Түбән Сикияз авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасы өч ел элек яңа бинага күчте. “Ләйсән”гә 14 бала йөри.

Балалар чирләмиләр, бакчага теләп йөриләр. Коллективта дүрт кеше эшли. Леонида Гарайшина, Эльмира Газизова — тәрбияче, Зәвирә Сәлимгәрәева  — кече тәрбияче, Татьяна Русиева — нянька һәм пешекче.

Бина җылытыла, якты, кирәкле мебель, җиһазлар белән тәэмин ителгән, балаларга уйнарга, тиешенчә үсешергә, ял итәргә шартлар булдырылган. Аш-су әзерләнә, режим саклана.

Төрле юнәлештәге занятиеләр даими үткәрелә. Мәсәлән, тирә-як мохит, элементар математик күнегүләр, музыка, сурәт төшерү, физкультура, уку-язуга өйрәнү һәм башка шөгыльләр буенча занятиеләрне сабыйлар көтеп алалар.

Нәниләр белән төрле бәйрәмнәргә, истәлекле даталарга концерт номерлары әзерләп искиткеч чаралар үткәрәләр. Соңгылары 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне, 25-26 ноябрьдә якын кешеләрен Аналар көненә багышланган концерт номерлары белән сөендерделәр.  

 Бакчада эшләүчеләр балаларга үзләренең барлык сәләтләрен, йөрәк җылысын биреп эшлиләр, тырышалар.

Без, балаларның ата-аналары, зур әти, зур әниләре, бу коллективка, район җитәкчелегенә, мәгариф бүлеге белгечләренә шушы катлаулы чорда үсеп килүче буны вәкилләренә яхшы шартлар булдырганнары өчен рәхмәтлебез.

Рифат Сафин

Автор фотосы һәм видеолары

Түбән Сикияз авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасында сабыйлар төрле яклып үсешә
Түбән Сикияз авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасында сабыйлар төрле яклып үсешә
Автор:
Читайте нас: