Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 ноябрь 2021, 11:09

Бакчага ияләшү чорында уен алымнарын куллану мөһим

Балалар бакчасы бусагасын беренче тапкыр атлап кергән нәниләр өчен бөтенләй таныш булмаган яңа тормыш башлана. Яңа шартларга, таныш булмаган  кешеләргә, уенчыкларга  балалар гадәттә тиз генә ияләшә алмыйлар. Бу чорда тәрбиячеләрнең hөнәри осталыклары, бала hәм әти-әни белән дөрес мөнәсәбәте зур әhәмияткә ия.

Бакчага ияләшү чорында уен алымнарын куллану мөһим
Бакчага ияләшү чорында уен алымнарын куллану мөһим

Ел саен безнең бакчабызга яңа балалар килә. Ә без, тәрбиячеләр шушы балаларның характерын, үзенә генә хас сыйфатларын аңлап, алар белән уртак тел табып, балаларны бакча тормышына алып кереп китәргә тиешбез. 

Бу чорда тәрбиячеләрнең hөнәри осталыклары, бала hәм әти-әни белән дөрес мөнәсәбәте зур әhәмияткә ия. Төрле уеннар аша балалар бакчасына ияләшү чорын  күпкә җиңеләйтергә мөмкин.

Һәр сабый белән ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру, аларга шатлык мизгелләре бүләк итү, балалар бакчасына карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү  уеннарның төп бурычы булып санала.

Уен — нәниләр тормышында мөhим урын алып тора. Ул баланың психикасын формалаштыруда катнаша, аны үстерә, хис-тойгыларга тәэсир итә. Инде иртә балачакта ук мөстәкыйльлеккә өйрәнү, яшьтәшләре белән аралашу, уенның эчтәлеге, кагыйдәләре белән бәйле теге яки бу кыенлыкларны җиңеп чыгу мөмкинлеге зур.

Нәниләрнең балалар бакчасына ияләшү кебек катлаулы чорны  хәл итү өчен мин hәр балага уен аша дустанә мөнәсәбәтемне җиткерәм. Шуңа күрә төп уен максаты—hәр балага карата кайгыртучанлык, игътибар күрсәтү.

Уен—әйләнә-тирә дөньяны танып белү өчен иң мөhим чараларның берсе. Ул балаларның физик үсешенә уңай йогынты ясый, аларның хәрәкәт активлыгына стимул бирә.

Билгеле булуынча, стресстан иң яхшы дару —көлү. Хәтта „көлү терапиясе” дип исемләнгән төшенчә дә бар. Балалар бакчасына ияләшү вакытында бала хис-тойгылар ягыннан  югары халәттә булсын, ешрак көлсен өчен төрле мавыктыргыч уеннар кулланабыз.

Балаларның ияләшү чорында иң киң таралган балалар уеннары ярдәмгә килә. Берничәсе белән якыннанрак таныштырып үтәсем килә. Бәлки гәзит укучыларга да файдасы тияр.

Сюжетлы-рольле уеннар барышында бала төрле социаль рольләрне үз өстенә ала, үзен өлкәннәр тормышында сынап карый. Иң киң таралган сюжетлы  уеннарны “Әни – кызлар”, “Гаилә” дип атарга була.

Хәрәкәтчән уеннар да алар өчен бик мөhим. Бу вакытта балалар хәрәкәткә булган ихтыяҗларын тормышка ашыра, үзләренең хәрәкәт итү күнекмәләрен камилләштерә, тизлек, җитезлек, көч кебек физик сыйфатларны үстерә алалар. Безнең балалар бакчасында “Соры куян”, " “Кояш hәм яңгыр” кебек хәрәкәтчән уеннар нәниләр тарафыннан яратып уйнала.

Дидактик уеннар балаларга әйләнә-тирәне, дөньяны танып белергә ярдәм итә.  Мондый уеннар фикерләүне, хәтерне үстерә.

Өстәл уеннары уйлау, хәтер, процессларын үстерүгә юнәлдерелгән. Мондый уеннан бик күп төрле. “Лото”, “Мозаика”, “Төсне ныгыту өчен уеннар” нәниләр өчен бик файдалы.

Театральләштерелгән уеннар балаларга әдәби әсәрне күбрәк аңларга hәм тоярга, аларның сөйләмен hәм иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итәләр.

Бармак уеннары әти-әниләргә hәм тәрбиячеләргә сабыйлар белән уйнау, аларны дәртләндерү, вак моториканы үстерү мөмкинлеге бирә. Мондый уеннар ярдәмендә баланың игътибарлылыгы үсә, өлкәннәр hәм бала арасында яхшы мөнәсәбәтләр формалаштыра.

Су hәм ком белән уеннарның максаты—эмоциональ киеренкелекне бетерү, балаларда уңай хис-тойгылар булдыру өчен отышлы.  

Шулай итеп, балалар бакчасына ияләшү чорында,  балаларга авыр hәм гадәти булмаган шартларда, нәкъ менә уен аларның балалар бакчасы төркемендә булу вакытын бизәргә ярдәм итә. Педагог  белән бала арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырыла.

Без ата-аналарны тәрбия-белем бирү барышын оештыру белән таныштырабыз hәм балаларга ияләшү вакытында төрле уеннар куллану мөhимлеге турында сөйлибез. Мәгълүматны без ата-аналар почмагына консультацияләр рәвешендә урнаштырдык. Төрле уеннар барышында  сурәтләнгән балаларның фоторәсемнәре дә урын алды бирдә. Шулай ук әти-әниләр белән   шәхси әңгәмәләр даими рәвештә үткәрелеп тора.

Ленария ТИМЕРГАЛИЕВА,

“Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: