Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2021, 11:29

Укучылар ихтирамын яулаган укытучы

Үз тәҗрибәсен, белемнәрен түкми-чәчми балаларга тапшырган яраткан укучыларының киләчәгенә битараф булмаган олы йөрәкле укытучы ул Ризидә Йосыпова.

Укучылар ихтирамын яулаган укытучы
Укучылар ихтирамын яулаган укытучы

Укытучы хезмәте –иң изге һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәр  бик зур җаваплылык таләп итә. Бары тик сайлаган һөнәрләренә тугрылык саклаган, эшенә күңел җылысын биреп башкарган, балаларны яратканнар гына гомерләрен бу һөнәргә багышлый аладыр.

Үз тәҗрибәсен, белемнәрен түкми-чәчми балаларга тапшырган яраткан укучыларының киләчәгенә битараф булмаган олы йөрәкле укытучы Ризидә Йосыпова дистәләрчә еллар дәвамында балаларны биология фәне серләренә өйрәтә.

Туган авылында урта мәктәпне уңышлы тәмамлап Бөре фармацевтика училищесына укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгеч һөнәре буенча бераз эшләгәннән соң,  югары белемне башка өлкәдә алырга карар кыла. Бөре дәүләт педагогия университетының ”Биология, химия” факультетына юллана. Күңеленә якын була укытучы һөнәре. Уку йортын уңышлы тәмамлагач Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә җиң сызганып хезмәт юлын дәвам итә. 39 еллык хезмәт стажы бар тәҗрибәле укытучының. Бу еллар эчендә күпме борчылу-сагышлар, йокысыз төннәр, дәртләнеп эшкә барган иртәләр, укучылар белән бергә үткәргән бәйрәмнәр, сыйныфтан тыш чаралар, ачык дәресләр, беренче җиңүләрнең шатлыгыннан ургылып чыккан күз яшьләре тупланган. Ә җиңүләре бихисап Ризидә Әнвәр кызының...

2009нчы елда “Русия Федерациясенең иң яхшы укытучылылары” грантына һәм шулай ук Мактау грамотасына ия була ул. Шулай ук тырыш хезмәте район  Хакимияте,  мәгариф бүлегенең, мәктәп җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бәһалана. Укучылары даими рәвештә төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашып призлы урыннар алдылар. Медицина уку йортларына, яисә үзе кебек биология укытучысы һөнәрен сайлаган укучылары бихисап.

—Мине Ризидә Әнвәр кызы 8нче сыйныфтан башлап 11нче сыйныфка кадәр биология фәненең серләренә өйрәтте. Аның дәресләре бер тында үтеп китә иде. Ул һәр дәресне кызыклы, кабатланмас итеп үткәрә, иң авыр темаларны да җиңел итеп аңлату сәләтенә ия иде. Минем нәкъ биология, химия укытучысы һөнәрен сайлавыма Ризидә Йосыпованың өлеше зур. Дөньяның асылын аңларга, тормыштагы сынаулар алдында баш имәскә, һәрчак белемгә, яңалыкка омтылырга өйрәтте ул безне. Аның биргән акыллы киңәшләре әле булса ярдәм итә, — дип искә ала Тучыбай урта мәктәбенең биология, химия укытучысы  Радим Гыйләҗев.

Тормыш иптәше Ринат Йосыпов белән алар коллегалар дип әйтергә дә мөмкин.Ул районның спорт комитетында, район мәгариф бүлегенең физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәре буенча методист булып эшләгән. Тормыш иптәше белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Икесенә дә югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Балалары абруйлы урыннарда эшлиләр, үз тормышлары белән яшәп, матур итеп балалар тәрбиялиләр.

—Балалар белән эшләргә бик яраттым. Мин үткәргән дәресләрдән соң балаларның күзләрендә белем уты кабынуын, сорауларга җавап бирүдән курыкмавын күрү минем өчен зур бәхет. Бу һөнәрне сайлавыма һич кенә дә үкенмәдем. Ћөнәрне алыштыру мөмкинлеге дә бар иде, әмма мин аңа тугры калдым, чөнки үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм, —дип үз фикерләре белән уртаклашты быел гына хаклы ялга туктаган Ризидә Әнвәр кызы.

Әйе, укытучы хезмәте авыр һәм җаваплы.  Яшь  буынның, илебезнең киләчәге бәйле аңа. Белем үрләрен яулаганда Ризидә Йосыпова кебек  гадел, сабыр мәрхәмәтле, игътибарлы укытучылар булуы укучылар өчен үзе зур бәхет.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.

 

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: