Мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

РЕСПУБЛИКА ОЛИМПИАДАСЫНДА ҖИҢҮ ЯУЛАГАН

Рина Солтангалиева— Иске Тимкә урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы. Уку алдынгысы, мәктәп тормышында актив укучы татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында катнашып, призёр булды.
Рина— тырыш һәм үрнәкле гаиләдән. Әтисе— Радим Солтангалиевны оста куллы кеше буларак хөрмәт итәләр. Әнисе „Акбузат” балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе. Ринаның бертуган сеңелләре дә укуда да сынатмый, сәнгатьтә дә матур күрсәткечләргә ирешәләр. Алар район сәнгать мәктәбенең баян, вокал классында шөгыльләнәләр. Тулы гаиләдә, зур әнисенең тәрбиясен алып үскән балалар итагатьлеләр, иплеләр. Авыл тарихы, тормыштагы хәл-вакыйгалар хакында аларга кечкенәдән сөйләп үстерәләр.
Рина да бары тик „4” һәм „5” билгеләренә өлгәшә. Төрле бәйгеләрдә катнашып, матур күрсәткечләргә ирешә. Район олимпиадаларында җиңү яулаган. Төгәл фәннәрдән караганда, телләр үзләштерү аңа җиңел бирелә. Шунлыктан киләчәк һөнәрен инглиз теле белән бәйләргә ниятли.
Рина Солтангалиева республика олимпиадасында Гаяз Исхакыйның „Көз кыйсса сөйли” әсәренә тулы анализ ясаган, икенче турда тест сорауларына җавап биргән.Ринаның укытучысы Фидания Мәхмүтова да кызның тырышлыгын билгели.
— Ринаны мин 2014 елдан башлап татар теле һәм әдәбияты буенча укытам. Ул бик тырыш кыз. Җаваплы, һәр эшен җиренә җиткереп башкара. Бу җиңүгә ул чын-чынлап лаеклы, —ди укытучысы Фидания Сәетҗан кызы.
Ринаны быел зур сынаулар көтә. Ул төп фәннәрдән тыш, инглиз теле һәм җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга ниятли. Уңышлар юлдаш булсын аңа.

Читайте нас