

Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында район спарткиадасы бүген чаңгы ярышлары белән тәмамланды.
Чаңгыда узышуны хатын-кыз спортчылар башлап җибәрде Алар бер километр арада үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Ә ир-егетләр озынрак дистанциядә, ягъни ике километр арада җитезлеккә сынау тотты.
Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында спартакиада 9 гыйнвар көнендә старт алган иде. Моңа кадәр район мәктәпләре командалары волейбол, теннис буенча ярышларда көч сынашты.