Балтачның балалар сәнгате мәктәбе дә яңа музыка кораллары алуга субсидиягә дәгъва итә
Республикада балалар музыкасы һәм сәнгате мәктәпләрен янә бушлай музыка кораллары белән тәэмин итәчәкләр. Уку йортларының коралланышын яхшырту республика Мәдәният министрлыгының махсус программасы чикләрендә үтә.
2017 елда муниципаль районнар һәм шәһәрләрнең мәктәпләренә субсидия алуга 1 февральгә кадәр заявкалар бирелергә тиеш. Хәтергә төшереп үтсәк, музыка һәм сәнгать мәктәпләрен сыйфатлы музыка инструментлары белән тәэмин итү программасы 2013 елда Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның кушуы буенча Мәдәният министрлыгы тарафыннан эшләнгән иде. Аңа ярашлы, Бөтенрусия һәм Халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә чыгыш ясаучы укучылар тәрбияләгән мәктәпләр кыйммәтле концерт инструментлары сатып алу мөмкинлегенә ия булдылар. Бу проект Русиядә беренче пилот проекты.
—Районның балалар сәнгате мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында да дәрәҗәле конкурсларда уңышлы чыгыш ясаган укучылар бар. Әлеге программа тормышка ашырыла башлагач безнең мәктәпкә дә музыка кораллары сатып алуга субсидия бүленгән иде. Субсидия алуга быел да заявка бирелде, — ди районның мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов.