Мәгариф
28 Июля 2020, 07:20

Сыйныф җитәкчеләренә өстәмә рәвештә 5 мең сум

Яңа уку елы башыннан Русия укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр алачак. Бу хакта дүшәмбе көнне РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңа уку елы башыннан Русия укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр алачак. Бу хакта дүшәмбе көнне РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
«1 сентябрьдән Русия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә сыйныф җитәкчеләренә 5 әр мең сум өстәмә түләүләр булачак», — дип хәбәр итә ТАСС министрның сүзләрен.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы шулай ук төбәк һәм муниципаль түләүләр гамәлдән чыгарылмаячак, дип билгеләп үтте.
Элегрәк Кравцов яңа уку елын традицион форматта башлау планлаштырылуын, ә дистанцион укыту форматы өстәмә буларак кулланылачак, дип белдергән иде.