Балтач таңнары
+6 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Мәгариф
11 Июня 2020, 06:00
Яңавылда коррекцион интернет-мәктәп файңалануга тапшырылачак
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен Яңавыл коррекция интернат-мәктәбенең яңа бинасы 2018 елның көзеннән республика адреслы инвестицион программасын тормышка ашыру кысаларында төзелде. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
Республика дәүләт төзелешенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, объектта барлык төзү-монтаж эшләре тәмамланган, мәктәп йомгаклау тикшерүен узган һәм ярашлылык турында бәяләмә алган, объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу өчен документлар рәсмиләштерелә.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен Яңавыл коррекция интернат-мәктәбенең яңа бинасы 2018 елның көзеннән республика адреслы инвестицион программасын тормышка ашыру кысаларында төзелде.
Проект составында 190 укучыга исәпләнгән мәктәп, 170 балага исәпләнгән интернат, балаларга хезмәт күрсәтү һәм яшәү, аларны укыту һәм үстерү өчен кирәкле ярдәмче бүлмәләр бар. Учреждение спорт залы, остаханәләр, зур актлар залы, сыйныф бүлмәләре белән җиһазландырылган. Учреждение территориясендә йөгерү юлы, теннис, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, футбол кыры һ. б. урнашкан.
Яңа мәктәп бинасын төзү Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» илкүләм проектының максатларын һәм бурычларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Чыганак
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"