Мәгариф
19 Августа 2019, 10:29

Быел 1 сентябрь якшәмбегә туры килә. Балалар кайчан мәктәпкә бара?

Укучыларның җәйге каникулы тәмамланырга ике атнага якын вакыт калды. Укучыларны һәм ата-аналары «Кайчан мәктәпкә барырга?» дигән сорау борчый, чөнки быел 1 сентябрь якшәмбегә туры килә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Укучыларның җәйге каникулы тәмамланырга ике атнага якын вакыт калды. Укучыларны һәм ата-аналары «Кайчан мәктәпкә барырга?» дигән сорау борчый, чөнки быел 1 сентябрь якшәмбегә туры килә.
Аеруча беренче класс укучыларның ата-аналары балалар шундый мөһим датаны калдырырмы дип борчыла. Башкортстан Республикасының Мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хажин бу сорауга түбәндәге җавапны бирде. «Быел 1 сентябрь якшәмбегә туры килгәнлектән, Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә үткәрелә. Шуңа күрә без белем бирү оешмаларына тантаналы линейканы атнаның беренче көнендә үткәрергә киңәш бирдек».
Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләвенчә, мәктәпләр, ата-аналар белән киңәшләшеп, беренчеләр өчен бәйрәмне якшәмбе үткәрергә хокуклы. Закон моны тыймый.
Безнең район мәктәпләрендә "Белем көне" уңаеннан тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә үтәчәк.

Чыганак: “Башинфором”