Мәгариф
11 Июля 2019, 03:30

Бюджет урыннарын арттырмакчылар

Русия Федерациясе Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитет әгъзасы Борис Чернышев югары уку йортларында бюджет урыннарын 25% арттырырга тәкъдим итә.

Русия Федерациясе Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитет әгъзасы Борис Чернышев югары уку йортларында бюджет урыннарын 25% арттырырга тәкъдим итә.
Бу тәкъдиме белән ул РФ фән һәм югары белем министры Михаил Котюковка мөрәҗәгать итте, дип белдерә “РИА Новости”.

Бүген ун мең яшь кешегә 800 бюджет урыны туры килсә, аны арттырып, меңгә җиткерергә кирәк, дигән фикердә депутат.

Чернышев белдерүенчә, әлеге вакытка Русия югары уку йортларында бюджет урыннар 518,4 мең тәшкил итә. 2020 елга ул сан 2 процентка кимиячәк. Ел саен 4 процентка киметелә килсә, 2024 елга югары уку йортларында бюджет урыннар 432,2 меңгә калачак.

Депутат бу хәлнең югары белемгә омтылышлы яшьләргә кире йогынты ясаячагын белдерә. Җитмәсә, уку йортларында уку хаклары елдан-ел арта. Төбәкләрдә укучыларга нәрсәгә өметләнергә кала?

Башкортстан югары уку йортларында да бюджет урыннар арттырылса, күп егет-кызлар үзебезнең уку йортларын сайлар һәм республиканың киләчәге өчен җаваплылык тоеп, үз көчен аны үстерүгә юнәлтер иде.

Чыганак: ТАСС.
Читайте нас