Мәгариф
3 Июля 2019, 06:58

Штәнде авылының тел белгече Файсал Шәймөхәмәтов

Тыныч кына үз эшен башкарып хаклы ялга туктаган кешеләр бар. Штәнде урта мәктәбендә кырык елга якын гомерен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган Файсал Шәймөхәмәтовны нәкъ шундый кеше итеп күз алдына китердем.

Татар, башкорт, рус телләреннән укыта ул. Класс җитәкчесе дә була.
—Үз гомеремдә дүрт класс чыгардым. Балаларда фәнгә, предметка карата кызыксыну уятып кына калмадым. Аларны үзаллы тормышка әзерләүгә дә игътибар бүләргә тырыштым. Бүген килеп, һәр укучымның тормышның кырыс шартларында да югалып калмый, кеше булып яшәүләрен күреп сөенәм, — ди Файсал Миңнеәхмәт улы.
Аның укучылары арасында тел белгечлеген сайлаган егет һәм кызлар да бар. Алар барысы да читтә төпләнеп гомер итәләр, укытучыларына рәхмәтлеләр. Кайткан саен чал чәчле мөгалимнең килеп хәлен беләләр, бүләкләр тапшыралар.
Дүрт дистә ел гомерен укыту эшенә багышлаган нәтиҗәле хезмәт кешесе булса да, зур исемнәре, дәүләт наградалары юк Шәймөхәмәтовның. Аның каравы, авылдашлары, укытучыларының олы рәхмәтенә төренеп яши ул.
Автор фотосы.
Читайте нас