Бүген район мәдәният сараенда чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек аттестаты алды.
Район мәктәпләрен 91 егет һәм кыз тәмамлады. Арадан 17 укучы дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы үтеп барлык предметлардан “отлично” билгесенә өлгәште һәм “Укудагы аерым уңышлар өчен” медале белән бүләкләнде. Чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын, якыннарын, туганнарын, укытучыларын тәбрикләп район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чыгыш ясады һәм аттестатлар белән медальләр тапшырды.
—Сезнең уңышлар ата-аналарыгыз өчен төп бүләк булачак. Язмышыгыз уңышлы язылсын, ак юл сезгә, егет һәм кызлар! — дип Илгиз Әхвәс улы бәйрәм хуҗаларына теләкләрен җиткерде.
Алларында торган җитди сынауларны барлык укучылар уңышлы үтеп урта белем турында төп документка ия булды. Аларга аттестатларны район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова тапшырды, яшьлек бәйрәмнәре белән тәбрикләп җылы теләкләрен җиткерде.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында спортчылар, сәнгать сөюче яшьләр күп. ГТО нормаларын уңышлы тапшырган яшь спортчыларга бишенче баскычның алтын, көмеш һәм бронза билгеләрен район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов тапшырды.
—Кадерле балалар! Районыбыз үсешенә салган өлешегез өчен рәхмәт сезгә! Спорт белән арытабан да дус булыгыз. Тормыш юлыннан спорт белән бергә атлагыз. Шул чагында сезгә барлык юллар да ачык булыр. Алдагы елларда да районыбызның спорт копилкасын тулыландырырсыз дип ышанам, — диде Фирдәвис Гайнел улы залда утырган яшьләргә.
Гомерләренең истәлекле көнендә чыгарылыш укучылары мәктәп директорлары, унбер ел буе мәктәп юлыннан бергә атлаган сыйныф җитәкчеләре, балалары кичерешләрен йөрәкләре аша үткәргән ата-аналарыннан үгет-нәсихат сүзләре дә ишеттеләр. Аларны Роза Мозафарова, Эльвира Нигъмәтуллина, Гөлназ Сафарова җиткерде. Чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән Рифат Глимҗанов чыгыш ясады. Барлык яшьтәшләре исеменнән укытучылары, ата-аналары йөзенә кызыллык китермәскә, тормыш юлыннан алар горурланырлык итеп атларга ышандырды.
Тантананы алып барган Гүзәл Вәлиева һәм Руслан Халиков билгеләвенчә, чыгарылыш сыйныф укучылары арасында районыбызның мәдәният, сәнгать тормышын баетуга зур өлеш керткән егет һәм кызлар да бар.
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләп район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов чыгыш ясады һәм музыкаль номер — җыр бүләк итте.
Аннары чыгарылыш сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәбе укучыларының яшьлек вальсы, Айгиз Хәйдәршин, Диана һәм Лиана Галимҗановалар, Анастасия Апсадикова һәм башка моңлы егет һәм кызларның чыгышы күңелләргә уелды.
Программаны 2016нчы елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Айдар Фәрхуллин һәм Әлфинә Нуркаева чыгышы тулыландырды.