Мәгариф
20 Июня 2019, 06:28

Башкортстанның биш мәктәбе федераль проектка кергән

Башкортстанның биш мәктәбе “Русия Фәннәр академиясенең базалы мәктәпләре” дигән федераль проектта катнаша.

Башкортстанның биш мәктәбе “Русия Фәннәр академиясенең базалы мәктәпләре” дигән федераль проектта катнаша.

Бу фән һәм югары технологияләр өлкәсендә яшь талантларны табу һәм укыту максатыннан чыгып тормышка ашырылган чара.

Республика Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, проектта Стәрлетамакның 1нче гимназиясе, Нефтекаманың 1нче лицее, Уфа шәһәрендәге 64нче гимназия, 83нче инженер лицее, 93нче физика-математика лицее катнаша.

Бу мәктәпләргә әлеге проектта катнашу нәрсә бирәчәк соң?
Алар белән Русия Фәннәр академиясенең төбәкләрдәге гыйльлми үзәкләре, вәкиллекләре арасында хезмәттәшлек булдырылачак.

Проект Русия Фәннәр Академиясе президенты Александр Сергееев һәм илнең мәгариф министры Ольга Васильева тәкъдиме буенча әзерләнгән. Аны тормышка ашыруда 32 пилот төбәк катнаша. Мондый форматтагы белем учаклары киләчәктә өстәмә белем бирү һәм мәктәптән тыш эшләр үзәкләренә әйләнәчәк, төбәктәге университетлар, предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәчәк, укучыларга үзләренең гыйльми проектларын булдыруга омтылыш бирәчәк.


#ВладимирПутин#национальныепроекты#нацпроекты
#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас