Бу модель белем алучылар, педагоглар һәм идарәче персонал өчен “санлы компетенеция” профильләре булдырырыга мөмкинлек бирәчәк. Шәхси уку планнарын төзү-үзгәртү мөмкинлеге туачак, аттестация чаралары үткәндә онлайн-курслар оештырып та булачак. Республиканың барлык мәгариф учреждениеләре тотрыклы интернет-бәйләнеш белән тәэмин ителәчәк. Барлык белем бирү учреждениеләре дә рәсми сайтларының мөмкинлекләрен арттырачак.
2024 елга Башкортстанның барлык муниципалитетларына да заманча мәгариф мохите максатлы моделе кертеләчәк. Бу модельне кертү “Русия Федерациясендә санлы икътисад” милли проектының “Мәгълүмати инфраструктура” төбәк программасына ярашлы тормышка ашырыла.