Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 апрель 2019, 16:09

Балтачның алдынгы карашлы мөгаллимәсе Алсу Шәймөхәмәтова

Русия мәгарифенең өстенлекләренең берсе — мәгарифне информатизацияләү. Ә информатизацияләүнең бер формасы — дистанцион мәгариф технологияләре.

Русия мәгарифенең өстенлекләренең берсе — мәгарифне информатизацияләү. Ә информатизацияләүнең бер формасы — дистанцион мәгариф технологияләре.
Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Шәймөхәмәтова икенче ел инде шушы юнәлештә эшли. Ул укучылар һәм ата-аналарның берлектәге эшчәнлеге өчен мәйданчык — функциональ сайт, өченче сыйныф укучылары өчен дистанцион уку курсы булдырды.
Алсу Шәймөхәмәтованың педагогик стажы унике ел белән исәпләнә. Нефтекама шәһәрендәге педагогия колледжын тәмамлаганнан соң Бөре дәүләт социаль-педагогика академиясендә (хәзерге БДУ филиалы) югары белем ала. Үзе өстендә даими эшли. Быелгы уку елында „Яхшы электрон мәгариф ресурсы” дигән республика зона бәйгесендә катнашып уңышлы чыгыш ясады һәм „Яхшы электрон курс” номинациясендә беренчелекне яулады.
Бу чарада 140 кеше катнашты, республика мәктәпләре һәм колледжлары арасында 15 номинант билгеләнде.
Үзендә белем алган укучыларны төпле белем белән коралландыру өстендә ару белми хезмәт сала, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга әзерләүгә җитди карый алдынгы карашлы мөгаллимә Алсу Шәймөхәмәтова.
Гөлчирә МӨКЫЙМОВА.
Читайте нас: