Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 апрель 2019, 16:11

„Җиңү өчен 100 балл” Бөтенрусия акциясе чикләрендә Балтачта зур чара үтте

Район мәдәният сараенда „Җиңү өчен 100 балл” Бөтенрусия акциясе чикләрендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналарының җыелышы үтте.

Район мәдәният сараенда „Җиңү өчен 100 балл” Бөтенрусия акциясе чикләрендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналарының җыелышы үтте.
Быел бу чара киңәйтелгән формада оештырылды. Очрашуда район җитәкчелеге, мәктәп директорлары, укытучылар, эш бирүчеләр, югары һәм урта махсус урта уку йортлары вәкилләре катнашты.
Очрашуны алып барган район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов билгеләвенчә, бу чараның максаты — чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр һәм белгечлек сайлауда булышлык күрсәтү.
—Дәүләтебезгә үз эшләре өчен янып торган, зур кызыксыну белән тотынган яшьләр кирәк. — диде очрашуда катнашучыларны сәламләп район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм белгеч булып өлгереп туган районнарына эшкә кайткан яшьләргә каралган льготалар, дәүләт яклавы чаралары турында сөйләде, киләчәктә туган төбәкләрен алга илтү өчен көч салачакларына ышаныч белдерде.
Быел район мәктәпләрен 180нән артык укучы — 9нчы һәм 91 егет һәм кыз 11нче сыйныфны тәмамлаячак. Унберенчеләр арасында рус теле һәм математика фәннәреннән тыш, бердәм дәүләт имтиханын быел биология, җәмгыять белеме, химия, физика, тарих фәннәрен укучыларның күпчелеге тапшырачак.
Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы инженер-технология факультеты деканы Венер Ганеев 80 еллык тарихка ия югары уку йортында әлеге вакытта эшләгән 6 факультетка кабул итү шартлары, юнәлешләр, өстәмә белем алу мөмкинлекләре белән таныштырды, укырга килергә чакырды.
Очрашуның соңында шушы уку йорты вәкилләре 11нче сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары буенча төрле фәннәрдән занятиеләр үткәрде.
(Тулы язма белән "Балтач таңнары" гәзитендә таныша аласыз).
Читайте нас: