Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 апрель 2019, 10:57

Быел "Соңгы кыңгырау" 25 майда үтәчәк

Башкортстанда быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" 23 майда (9нчы сыйныфлар өчен) һәм 25 майда (11нче сыйныф укучылары өчен) яңгыраячак.

Башкортстанда быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" 23 майда (9нчы сыйныфлар өчен) һәм 25 майда (11нче сыйныф укучылары өчен) яңгыраячак.

Бәйрәм чаралары барлык шәһәр һәм районнарда 19 меңгә якын унберенче сыйныф укучысы һәм 42 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы өчен узачак.

Шулай ук 25 майда Уфада сигезенче ел рәттән "Язгы бал" узачак. Башкортстан башкаласында чыгарылыш сыйныфлар укучыларын традиция буенча Совет мәйданында каршы алачаклар.
Башкортстан кибетләрендә "Соңгы кыңгырау" үткәрү көннәрендә хәмер сату тыела.

Тыю республика территориясендә 2017 елдан бирле гамәлдә. Аны бозган өчен штраф каралган. Вазифа биләүче кешеләр өчен ул 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен — 100дән 300 мең сумга кадәр.

"Соңгы кыңгырау" көнне алкоголь продукциясен сатуны тыюны кертү профилактик максатка ия һәм үзен аклый, дип саный республика властьлары.

Чыганак: “Кызыл таң”.
(Фото редакция архивыннан).

Читайте нас: