Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 март 2019, 13:04

Иске Балтачтагы „Буратино” балалар бакчасында „Без бергә” атналыгы үтте

Иске Балтач авылындагы „Буратино” балалар бакчасында үзенчәлекле атналык үтте. Аның максаты — педагоглар белән ата-аналарның үзара психолого-педагогик эшчәнлеген күтәрү, учреждениедә уңайлы климат булдыру иде.

Иске Балтач авылындагы „Буратино” балалар бакчасында үзенчәлекле атналык үтте. Аның максаты — педагоглар белән ата-аналарның үзара психолого-педагогик эшчәнлеген күтәрү, учреждениедә уңайлы климат булдыру иде.
Тәүдә „Буратинода”, аннары аның филиалы „Дюймовочка” балалар бакчасында „Психология атналыгы” баш астында кызыклы марафон үтте.
Бу чарага бакчаның барлык коллективы җәлеп ителде. Әлбәттә, алдан әзерлек эше алып барылды. Психология атналыгы үтәчәге игълан ителде, кунаклар чакырылды, ата-аналар арасында анкеталар тутырылды. „Безнең гаиләнең бәхетле көне” дигән фотокүргәзмәгә әзерлек алып барылды. Мәгариф процессында катнашучылар (балалар, ата-аналар, бакча хезмәткәрләре) атналыкның беренче көнендә сары төстәге киемнән килергә, яки киемдә сары төстәге элемент, я булмаса аксессуар булырга тиешлеге алдан кисәтелде.
Атналыкта каралган чаралар кызык формада оештырылды.
Беренче көн „Йәйгор төсенә тиң кәеф” девизы астында үтте. Бу көнне барлык катнашучылар сары төстәге киемдә килделәр. Сары төс — шатлык, уңыш, кояш нурлары һәм шатлыклы өметләр төсе.
Ата-аналар „Безнең балалар өчен балалар бакчасы” дигән анкета тутырдылар.
Икенче көнне „Күбрәк бел” девизы берләштерде.
Бу көн яшел төстәге киемнәрдә үтте. Ул — үсеш, булдыру төсе, акыл, аңлашуны аңлата.
Урта һәм өлкән төркем балалары белән „Безнең яраткан балалар бакчасы” дигән викторина үтте. Өченче көнне „Гаилә көне” девизы җыйды. Иртәдән балалар, тәрбияче, педагог, хезмәткәрләр бер-берсен кызыл төстәге киемдә сәламләде. Ул — активлык, ышаныч, булдыру төсе, ихтыяр көчен, бәйсезлек, хәрәкәтчәнлекне күрсәтә.
Барлык төркемнәрдә „Минем яраткан әни” дигән темага әңгәмә үтте һәм „Без бергә” дигән балалар-ата-аналар тренингы оештырылды.
Ата-аналар бирелгән төрле биремнәрне үтәде. Занятие ахырында аларга памяткалар таратылды. Ул занятие төре ата-аналарга бик ошады, чөнки бала белән үзләрен якынайта, бер-берсен ачарга ярдәм итә. Алар ешрак ошрашу теләге белән таралыштылар.
Шул ук көнне урта һәм өлкән төркем балалар төшергән рәсемнәрендән „Минем гаиләм” күргәзмәсе, тәрбиячеләр көче белән булдырылган „Безнең гаиләнең бәхетле көне” дигән фотокүргәзмә оештырылды.
Дүртенче көн „Дуслык көне” дип аталды. Бу көнне барлык балалар, тәрбиячеләр, педагог һәм хезмәткәрләр зәңгәр төстәге киемдә килделәр. Зәңгәр төс — интеллект һәм идарә итү, тынычлык һәм дөреслек төсе. Тәрбиячеләр балалар белән „Нәрсә ул дуслык?” дигән темага әңгәмә кордылар. Урта төркем балалар белән үзем „Синең белән дуслашырга телим!” дигән уен тренингы үткәрдем. Аның максаты — бәйлелекне, бер-береңә яхшы мөнәсәбәтне күрсәтү, балаларны берләштерү, позитив эмоциональ тәҗрибә туплау, коллективны бердәм итү.
Бишенче көндә атналыкта катнашучыларны „Хыяллар көне” девизы берләштерде. Бу көнне балалар, тәрбияче, педагог, хезмәткәрләр көрән төстәге киемдә килделәр. Бу төс хыял дөньясына карый. Педагоглар тренинг элементлары белән „Тату коллектив серләре” дигән семинарда катнаштылар. Ул төркемне берләштерүгә, эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлтелгән иде. Тәрбиячеләр уен атмосферасына бирелделәр, элегә кадәр таныш булмаган биремнәр үтәделәр.
Шәхсән миңа „Психология атналыгы” нәрсә бирде? Килеп чыккан эштән канәгатьлек һәм шатлык хисе алдым. Психология атналыгы — шәхси һәм һөнәри үсеш, яңа планнарны тормышка ашыру өчен стимул ул.
Проектны гамәлгә ашыра алганыма шатмын, актив катнашкан ата-аналарга һәм үземне яклаган педагогларга, балаларга рәхмәтлемен.
Гөлназ ДИЛМӨХӘМӘТОВА, „Буратино” балалар бакчасы педагог-психологы.
Читайте нас: