Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 март 2019, 18:20

Уразай мәктәбендә яугир-интернационалистларны искә алдылар

Уразай урта мәктәбендә "Гражданлык-патриотик тәрбия" темасына район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары үтте.

Уразай урта мәктәбендә "Гражданлык-патриотик тәрбия" темасына район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары үтте.
Семинарда яугир-интернационалистларга багышланган “Солдат гомере-илгә маяк” дигән әдәби-музыкаль кичә каралды. Кичәдә районның Әфганстан сугышы ветераннары советы рәисе Рәфис Хабибрахман улы Закиров, кайнар нокталарда хезмәт итеп, зур югалтуларны үз күзләре белән күреп, арабызга исән-имин кайткан әфганчы егетләр Иске Балтач авылыннан Максим Набиевич Мухин, Магашлы Алмантай авылыннан подполковник Иван Тимераевич Ибулаев, Әфганстанда хезмәт итеп исән-сау әйләнеп кайткан Азат Гараби улы Вәлиевның әнисе Фая Әгъзам кызы Вәлиева, каһәрле әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз, Уразай егете, безнең мәктәптә укыган, сугышчан батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Фиданис Назыйф улы Галимовның әнисе — Фәүжидә апа Галимова, Фиданис Галимовның сыйныф житәкчесе Зәнфирә Мөгаллим кызы Каспранова катнаштылар. Кичә ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр — хәзерге тыныч тормышта да үз гомерләрен аямый, кемнеңдер киләчәге һәм азатлыгы өчен көрәшүчеләргә багышланды. Кичә барышында тамашачылар күп тарихи материаллар, видеоязмалар, истәлекләр белән таныштылар. Бер минут тынлык белән сугыш мәхшәреннән исән чыга алмаган якташлар искә алынды. Мәктәп укучылары әзерләгән әдәби монтаж да бик эчтәлекле килеп чыкты. Укучыларның биюләре, моңлы җырлары, нәфис сүзләре кичәне бизәде. Һәр очрашу күңелләрне дулкынландырмый калмый. Өстәл артында утырган япь-яшь ир-атларның сугыш афәтен кичеп, сынмый, югалып калмый, матур тормыш корып яшәүләре бездә соклану хисләре тудыра. Яугир-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә кит­кән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның бер­сеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылың, мәктә­бе­ң белән горурланып яшәр­гә чакырды алар укучылар­ны.
Әфганстанның шомлы җилләре безнең Уразай, Иске Янбай, Бигелде авылларын да читләп үтми. 7 егеткә дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч астына куеп ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килә. Менә алар — Иске Янбай авылыннан Камил Нурихан улы Зиятдинов, Ринат Рәхимжан улы Мортазин, Васфирахман Лотфулла улы Габделәхәтов, Бигелде авылыннан Илһам Мөхәмәтҗан улы Исхаков, Уразай авылыннан Мөнир Мәүли улы Шакиров, Мәлик Рәис улы Кәшфуллин, Азат Гарәби улы Вәлиев. Әфганстанда хезмәт итеп исән-сау әйләнеп кайткан Азат Гарәби улы Вәлиев бүген арабызда юк инде. Азатның әнисе Фая Әгъзам кызы улының балачагы турында сөйләп үтте. Әфган сугыш каһарманы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Фиданис Галимов үзенең ил алдындагы бурычын үтәргә китеп, каһәрле әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз мәңгелеккә 19да калды.
Һәр ана, улы тугач, баласына сәламәтлек, бәхет, шатлык, тыныч көннәр, тыныч гомер тели. Ул үз сабыена зур өметләр белән карый. Аны үзенең тынычлыгын саклаучы, яклаучысы итеп үстерәсе килә. Бала үсә, укый, тормышта үз юлын табарга тырыша. Армия сафларына барыр вакыты да җитә. Ананың борчулы, тынгысыз көннәре тагын да арта. Улы кая эләгер? Хезмәт итә алырмы? Йөзгә кызыллык китермәсме? Әфган сугышына эләккән улларын да аналары борчылып, кайгырып көткәннәрдер. Чөнки сугыш беркайчан да шатлык китерми. Сугыш булгач, югалтулар да була. Аның улын нәрсә көтә? Улы исән-сау әйләнеп кайта алырмы? Ни өчен улы Әфган җиренә барып сугышырга тиеш? Ни өчен аның улы? Кемне яклап сугышка керә соң ул? Фәүҗидә апа Галимова үзенең чыгышында улының балачагы турында сөйләп үтте, бу сугыш турындагы уй-кичерешләре белән уртаклашты.
Сыйныф җитәкчесе Зәнфирә Мөгаллим кызы Каспранова Фиданисның авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткән сыйфатларга ия булуын искә алып үтте. Зәнфирәә Мөгаллим кызы Фиданисның 5нче сыйныфта “Мин кемгә охшарга телим” дигән темага язган иншасын укып ишеттерде. Иншасында Фиданис Александр Матросовка охшарга теләвен белдергән. “Мин дә аның кебек үземне кызганмый, гомеремне илгә бирергә әзер”, дигән сүзләре буш сүз булмавын Фиданисның соңгы батырлыгы исбатлый.
Фиданис Галимов 1987 елның 12 ноябрендә хәрби хезмәт юлын башлый. Армия. Хезмәт. Әфган җире. Шофёрлык „җене” кагылган егет монда да руль артына утыра. 1988 елның 16 июнендә Кабул-Баграм маршруты буенча ягулык материаллары илтеп килгәндә Фиданис хезмәттәш дусты – Татарстанның Аксубай егете Әхәт Габдулла улы Насретдинов белән засадага эләгә. Аларның КамАЗ автомашинасы 30 автомобильдән торган колоннада беренче булып барган. Виноград куаклары арасында утырган снайпер ут ача. Каты җәрәхәтләүенә карамастан, дошманның көчле уты астында Фиданис машинаны читкә чыгара һәм төп позицияне алып, калганнарны саклап калырга тырыша. Әмма бу батырлыгы аның үлеменә тиң була. Әлеге юллар Әфганстанда һәлак булган совет сугышчылары турында “Хәтер китабы”нда урын алган. Фиданис Галимовның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Уразай мәктәбенең пионер оешмасына аның исеме бирелде.
Мәктәп директоры Марат Рәхим улы Закиров үзенең чыгышында егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ныклыкка сынауны үтү икәнлеген белдерде. Укучы егетләребезнең дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешми, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.
Очрашу спорт залында “Күңелле стартлар” ярышы белән дәвам итте. Башлангыч сыйныф укучылары катнашлыгында, узган бәйгеләрдәә нәни спортчылар төрле ярышларда җитезлектә һәм көчләрен сынады.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чаралар укучылар өчен чын тормыш дәресе булды.

Винария ХӘЛИУЛЛИНА, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.


Читайте нас: