Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 февраль 2019, 13:58

Тәрбияче балалар белән дә, ата-аналар белән дә эшли

Минем әни гомере буе, хаклы ялга чыкканчы, әле мин эшләп йөргән балалар бакчасында эшләде. Бала чагымда шунда йөредем.

Минем әни гомере буе, хаклы ялга чыкканчы, әле мин эшләп йөргән балалар бакчасында эшләде. Бала чагымда шунда йөредем.
Мәктәп елларымда да, күп кенә вакытымны бакчада уздырдым. Мин әле дә, ул чакта миңа кызыксынып караган балаларның күзләрен хәтерлим. Алар белән уйнадым, тамашалар куйдым, аларга әкиятләр сөйләдем. Яңа ел бәйрәмнәрендә кар кызы һәм башка персонажлар булып уйнарга туры килде. Бәлки, минем шул чакта әнием кебек тәрбияче булу хыялы тугандыр. Ләкин мин моны соңрак аңладым.
Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, мин кайсы факультетка керергә дип озак уйладым. Соңыннан, барыбер педагогик факультетны сайладым.
Академиядә укыганда без һәр курсны тамамлагач, төрле белем бирү учреждениеләрендә педагогик практика үттек. Беренче практикамны җәйге балалар лагеренда үттем. Беренче көннән үк балалар белән уртак тел таптым һәм бик кәнәгать булып алар белән эшләдем. Калган практикаларымны мәктәпләрдә үткәрдем. Алары да бик мавыктыргыч һәм күңелле узды. Академияне тәмамлагач балар бакчасына эшкә урнаштым. Әле дә шунда эшлим. Минем һөнәрем – балалар бакчасы тәрбиячесе.
Мәктәпкә чаклы, баланың тормышында һәм шәхес булып формалашуында балачак иң мөһим һәм җаваплы чор. Ата-аналар белән беррәттән бала тормышында тәрбияченең дә әһәмияте зур. Чөнки аның җәмгыять тормышы белән беренче булып танышыуы тәрбияче янында үтә. Шуның өчен барлык яратыуымны, күңел җылымны һәм назымны тәрбияләнүчеләремә бүләк итәм. Балалар бакчасына күтәренке күңел белән барам, чөнки мин беләм: мине анда яраталар һәм көтәләр.
Мин әле дә, балалар белән эшләгәндә гаҗәпләнеп бетә алмыйм. Балалар шулчаклы төрлеләр — алар кызыклар, шуклар, үзенчәлеклеләр, акыллылар: үзләренең уйлары, гамәлләре белән минем алга һәм башка олы кешеләр алдына акыллы сораулар куялар. Бик күп талантлы балалар бар. Мин аларга — икенче ана, укытучы, психолог, дус һәм табип.
Тәрбияче – баланың шәхес булып формалашуына, мөстәкыйльлек, хөрлек һәм үзенчәлекле булу өлгесе күрсәтеп, зур өлеш кертә.
Тәрбияче һөнәре авыр һәм җаваплы, чөнки балалар янына төшенке күңел белән килергә ярамый: син бит кешеләр белән генә түгел, ә чиста, ачык, тиз җәрәхәтләнүчән балалар күңеле белән эш итәсең. Аларга башта дорфа дәшеп, ә аннары гафу үтенергә ярамый. Бу баланың күңеленә авыр юшкын булып утыра. Мондый ялгылышлыкны төзәтү бик авырга туры килә. Әгәр дә һөнәрең йөрәк кушуы буенча икән, сиңа эшләве җиңел.
Мин балаларны белемгә, тәртип кагыйдәләренә, гигиена тәләпләренә һәм социумга яраклашырга өйрәтәм. Шулай ук мин аларның көндәлек борчуларын да хәл итәм. Боларны бик яратып башкарам.
Эшемнең авырлыгы шунда: һәр бала белән аерым эшләргә кирәк, берсен дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Ә төркемдә балалар саны күп.
Алардан тыш әти-әниләре, әби-бабалары белән дә эшлим. Аларга да һәрберсенә уңайлы караш кирәк, чөнки алар һәрвакыт каядыр ашыга, шуңа булган хәлләрне аңлап бетерә алмый. Чишә алмаган хәлләр калмаса да, авырлыклар булып тора. Әгәр дә һөнәрең йөрәк кушуы буенча икән, сиңа эшләве җиңел.
Минем тәрбияче булып эшлисем килә, чөнки мин тормышымны балаларсыз һәм аларның сөйләшүләреннән, елмаюларыннан, көлүләреннән башка күз алдына китерә алмыйм. Мин балаларның гел ягымлы, ачык, тормышны яратуын, үзенчәлекләре ачылуын һәм социумга яраклашуларын телим.
Бу минем һөнәрем генә түгел, бу минем күңел торышыым. Сайлаган һөнәрем мине алга өнди, ниндидер яңалыклар эзләп табарга, сәләтемне үстерергә һәм бәхетле балачак илендә йөзәргә мөмкинлек бирә.

Гелена ШИРЬЯЗДАНОВА, “Кояшкай” балалар бакчасының уртанчы төркем тәрбиячесе.

Читайте нас: