Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 февраль 2019, 11:47

Минем педагогик табышларым

"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе балаларга күңел җылысын юмарт өләшә.



“Тәрбияче һәм укытучы булып туарга кирәк;
алар белән тумыштангы такт идара итә.”
(Фазыл Искандәр)

Көн саен, балалар бакчасына килүче тәрбияләнүчеләремне мин елмаеп һәм иркәләп каршы алам. Иртә белән аларның кәефләре төрле була. Балаларның карашлары бер-бересенә охшаш та, шул ук вакытта аерыла да. Берсе шаян, ягымлы кызыксынучан күзләр белән булса, икенчеләре йомык куркулы караш белән. Аларга ачылып китү өчен күбрәк вакыт кирәк. Беләм, алар губка кебек һәрбер сүземне, йөз һәм кул хәрәкәтләремне, тавыш тирбәлешләремне сеңдереп бара. Балалар бакчага килү белән хәбәрләрен җиткерергә ашыга: өйдә нәрсә белән шөгылләнгән, юлда нәрсәләр күргән. Урал бүген әтисе белән тротуарны кардан арындырыуын сөйләсә; Илюша төркемдә иң акыллы балаларның берсе булуына карамастан : “Бу биремне дөрес эшләдемме?” – дип сораячак.

Балалар елмайганда һәм сине нәни куллары белән кочаклаганда бар нәрсәдә онытала, барлык мәшәкатләр артта кала, донья яктыра. Тәбияче һөнәре бик гаҗәеп: балаларда бар булган яхшылыгын күренә һәм алар белән сәләтләрең үсә бара. Тәрбияче – бар яктан килгән кеше. Ул җырчы, биюче, артист, укытучы, ппсихолог, рәссам дә. Мәсәлән: тәрбияче җырчы булып китсә дә, һәрбер җырчы тәрбияче була алмый. Балалар рәхмәтле тамашычылар да, шул ук вакытта хөкемдарлар да. Алар карап кына тормыйлар минем артистлыкка, соклану да белдерәләр. Ә алар биегәндә, җырлаганда, тамаша куйганда мин рәхәтләнеп карыйм. Һәр бер артист көнләшерлек минем балаларның эчкерсез талантларына. Мин алар янына эшкә генә йөрмим, ә һәр көнемне алар белән яшәп уздырам.
Әйе, мин балаларга бик күп күңел тойгыларымны өләшәм, ләкин үзем дә кирегә бик күп уңай тәэсирләр алам. Алардан күп нәрсәгә өйрәнәм.
Быел кече төркемне алдым һәм баштан-аяк балар доньясына чумдым. Без яңадан уйнарга, дуслашырга, тирә-як мөхитне танып белергә һәм аралашырга өйрәнәбез.
Ел саен, безнең төркем, бер билгеле үсеш чорын үтә. Тәрбиячегә бик күп мәсәлә чишәргә туры килә. Шуның иң мөһиме-бар яктан да үсеш алган физик яктан таза булган шәхес тәрбияләү булып тора. Тәрбияче булу – бик җаваплы. Ата-аналар балаларын безгә көн буена калдырып китә. Шуның өчен тәрбияченең төп сыйфатлары: ата-аналарны һәм баларны тыңлый белү, кайгыртыучанлык, балаларны карау һәм тәрбияләү. Тәрбиче – икенче әни ул. Шуңа да , бүгенге көн тәрбиячесенә вакыт белән бергә атларга туры килә. Ул үзенең үсеш юлында яңа ыссулар белән эш итә. Моның өчен заманча технологиялар куллану таләп ителә.
Хәзерге мәктәпкәчә тәрбия эше: баланы бик актив һәм четерекле хәлләрдә югалып калмаучы булуын куз уңында тота. Шуның өчен дә тәрбияче аларны мөстәкыйллеккә, үз кыйланмышларына җавап бирергә өйрәтә, чөнки ул беренче чиратта – оештыручы. Аның эше гади дә, җиңел дә түгел. Шуның өчен аңа гел файдалы яңалык табырга һәм эшенә иҗади карашта булырга кирәк. ФДУС нормалары кергәч бигерәк тә таләпләр зурайды. Шул ук вакытта төрле проектларда катнашырга, белемеңне арттырырга мөмкинлекләр ачылды. Профессияналлыкны арттыруның бер факторы булып үз өстеңдә эшләү, белемеңне камилләштереү тора. Мин үзем мәглүмәт – компьютер технология чараларын кулланам.
Ләкин компьютер тәрбиячене алыштыра алмый. Ул аның тәрбия эшен кызыклы итә һәм төрлеләндерә. Интернет миңа файдалы яңа ысуллар, кулланмалар өйрәнергә һәм донъя күләм тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.
Күп еллар балалар бакчасында эшләү дәверендә мин шуны аңлыйм: хәзерге баланы нәрсәгәдер җәлеп итү өчен аны башта кызыксындырырга һәм аның белән килешергә кирәк.
Миңа үземнең һөнәрем һәм баларым бик охшый. Мин, ерак булмаган киләчәктә, төркемебезнең заманча технологиялар белән җиһазландырылуын телим.
Мәүлия ӘХКАМОВА,
“Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе
Читайте нас: