Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2019, 18:39

Түбән Сикияз урта мәктәбе укучысы Жанна Мухаматзянова мари телен иң яхшы белүчеләр исәбендә

Түбән Сикияз урта мәктәбе укучысы Жанна Мухаматзянова мари теле hәм әдәбияты буенча үткәрелгән республика олимпиадасында икенче урын яулаган.

Түбән Сикияз урта мәктәбе укучысы Жанна Мухаматзянова мари теле hәм әдәбияты буенча үткәрелгән республика олимпиадасында икенче урын алуга ирешкән.

Укытучысы Ирина Нухова җитәкчелегендә туган телнең кадерен белү, язучылары hәм шагыйрьләре белән горурлану, аның гореф-гадәтләрен якын күрү, халыкның мәдәнияте, сәнгате белән кызыксыну нәтиҗәсендә бирелгән бу җиңү.
Жанна Мухаматзянова 9 сыйныфта белем ала. Укуында „4” hәм „5”билгеләренә өлгәшә. „Жанна тырыш укучыларымның берсе. Чираттагы уку елында математика буенча олимпиадада сынау тотты. „Пою мою республику” конкурсында мари телендә инша язып, районда беренче урын яулады”,— ди укытучысы Ирина Рахимьяновна.
Жанна зур тырышлык белән туган телен өйрәнә. Мари телендә иҗат ителгән әсәрләрне укый, язучыларның иҗаты белән таныша. Республика олимпиадасында белемнәрен төрле яклап тикшерергә форсат тигән. Тәкúдим ителгән өзекләрнең авторын, әсәрнең исемен китап укымасаң берничек тә әйтеп булмый. Тел байлыгы булмаса инша язуы да читен. Бу биремнәрнең барысын да сәләтле райондашыбыз дөрес башкарып, югары бәhа алуга иреште.
2014 елда да Ирина Нухованың укучысы Элина Халилова мари теле буенча үткәрелгән республика олимпиадасында призёр булган. Ирина Рахимьянована 27 ел дәвамында балаларга белем бирә, шуларның 10 елы ул Түбән Сикияз урта мәктәбендә эшли. Балаларны кызыксындыра алуы, югарыга әйдәве белән ихтирамга лаек укытучы ул.
Әйткәндәй, Түбән Сикияз авылында 25 укучы мари телен өйрәнә. Кайчан да туган тел ул газиз туган җир, әти-әни, туганнар төшенчәсеннән аерылгысыз булып кала
Читайте нас: