Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 февраль 2019, 12:40

Балтачта, “Романтик” клубында тәрбияләнүчеләр, кошлар сөенечен арттырды

Балтачта үсмерләрнең һәм балаларның “Романтик” клубында күптән түгел “Песнәк көне” оештырганнар.

Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар - гүзәл табигатебезнең бер өлеше.

Сайраулары белән табигатьне ямьлиләр, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Алар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе.
Гадәттә, Халыкара кошлар көне 1 апрельдә үткәрелә. Кошларга без канатлы дусларыбыз дип карарга күнеккәнбез.
Кышлаучы кошлар безнең якның кырыс табигать шартларына җайлашкан булуына карамастан, кыш көннәрендә аларга азык табу җиңел түгел. Ә кеше аларга ярдәмгә килә ала. Моның өчен ишегалдында кошларга җимлек ясап элеп, аны азык белән тулыландырып тору җитә. Ихатага ияләшкән кошлар җәй көннәрендә дә санитар ролен үтәргә керешә. Мәсәлән, бер песнәк көненә – 500-600 корткычны чүпли.

Менә шуны аңлату йөзенән, үсмерләрнең һәм балаларның “Романтик” клубында күптән түгел “Песнәк көне” оештырганнар. Клубта тәрбияләнүчеләр төрле материаллардан җимлек ясап, аларны офис тирәсендә үскән агачларга элгәннәр турында социаль челтәрдә уртаклашканнар.
Читайте нас: