Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 февраль 2019, 17:03

Балтач мәктәпләренең автобус паркы яңартыла

Районның 49 авылыннан 541 укучы көн саен башка авыллардагы мәктәпләргә йөртеп укытыла.

Районның 49 авылыннан 541 укучы көн саен башка авыллардагы мәктәпләргә йөртеп укытыла.
Бу җаваплы эш 23 автобус водителенә йөкләнгән. Күптән түгел Нөркә, Югары Карыш урта мәктәпләренә өр-яңа „ГАЗель” базасындагы автобуслар кайтарылды. Көндәшле урта мәктәбе өр-яңа „ПАЗ” автобуслы булды. Ялангач, Иске Тимкә мәктәпләренә „ГАЗель” һәм „ПАЗ” автобусларына заявка бирелгән.
Ел саен автобус водительләре махсус курсларда укып кайталар. Үзәк район дәваханәсендә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәгендә, авыллардагы фельдшер-акушер пунктларында махсус укытылган ак халатлылар һәр көнне автобус водительләренә рейс алдыннан һәм рейсның соңында медицина каравы үтәләр.
— Яңа техника чаралары балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча заман таләпләренә җавап бирә: аларга ГЛОНАСС системасы урнаштырылган, һәр автобус тахограф белән тәэмин ителгән. Ун елдан артык файдаланылган автобуслар яңартыла, — ди район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова.
Һәр автобуска бер озата баручы беркетелгән. Укчылар белән көн саен хәвефсезлек инструктажы үткәрелә.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: