Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 февраль 2019, 10:47

„Кояшкай” балалар бакчасында сәламәтлек саклауга игътибар зур

Ни өчен балалар бакчаларында сәламәт яшәү рәвешенә корылган күңел ачу чаралары үткәрү мөhим? Чөнки нәни чакта мондый күңел ачулар бик якты hәм матур мизгелләр буларак истә кала.

Ни өчен балалар бакчаларында сәламәт яшәү рәвешенә корылган күңел ачу чаралары үткәрү мөhим? Чөнки нәни чакта мондый күңел ачулар бик якты hәм матур мизгелләр буларак истә кала.
Бәйрәмнәр шулай ук балаларның хәрәкәт активлыгын ныгытуга, хәрәкәтчәнлегенә hәм чыныгуына уңай нәтиҗә дә ясый. Нәниләрнең күңел ачулары аларны нәрсәгә булса да өйрәтүгә генә кайтып калмый, ә үз-үзләренә ышаныч барлыкка китерә, балаларның яшеренеп яткан талантын ачарга мөмкинлек бирә. Актив күмәк уеннар үз эченә бикләнгән hәм оялчан балаларга ачылырга, коллективка кереп китәргә ярдәм итә.
Балалар бакчаларында хәрәкәтчән уен шөгыльләрен дөрес үткәрү өчен тәрбиячеләр тырышып эшли, монда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кулай уеннар hәм күнекмәләр күрсәтелә. Безнең балалар бакчасының физкультура - сәламәтләндерү эшләре системасында мондый бәйрәмнәр, ял сәгатьләре зур урын ала. Аларны оештырганда тәрбиячеләр hава шартларын, ел фасыллары үзенчәлекләрен, табигать факторларын исәптә тота. Балалар бәйрәмнәрдә, спорт уеннарында, эстафеталарда бик теләп катнашалар hәм алардан зур канәгатьлек алалар.
Балаларның сәламәтлекләрен саклау hәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе, шуңа күрә hәр баланың сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк.
Алсу УЛЬДАНОВА, "Кояшкай" балалар бакчасы педагог-психологы, беренче категорияле белгеч.
Читайте нас: