Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 февраль 2019, 12:24

„Кояшкай” балалар бакчасында патриотик эшкә игътибар зур

Сабый дөньяга аваз салуга күп сораулар, яңа борчу-мәшакатьләр алга килеп баса. Җәмгыятебездә, тормыш-көнкүрешебездә бала тәрбияләүдә борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны читләтеп, башка халыклар мәдәниятенә, яшәү үзенчәлекләренә якынаю күзәтелде. Бу юнәлештә үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәләрен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү — төп максатыбыз.

Сабый дөньяга аваз салуга күп сораулар, яңа борчу-мәшакатьләр алга килеп баса. Җәмгыятебездә, тормыш-көнкүрешебездә бала тәрбияләүдә борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны читләтеп, башка халыклар мәдәниятенә, яшәү үзенчәлекләренә якынаю күзәтелде. Бу юнәлештә үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәләрен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү — төп максатыбыз.
Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим корал. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.
Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.
Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.
Әхлакый-патриотик тәрбиянең кирәкле шарты әти-әниләр белән үзара тыгыз элемтә тоту. Үз гаиләсенең тарихына кагылу балада көчле эмоцияләр барлыкка китерә. “Сезнең гаиләдә һәм сезнең кул астында булачак гражданин үсә… Илдә нәрсә генә булса да, сезнең күңелегез һәм фикерегез аша ул балаларга барып ирешергә тиеш”, – дип яза күренекле рус педагогы А.С. Макаренко. Укыту-тәрбия бирү процессында патриотик тәрбия бирү бакчада мөһим урын алып тора. Балаларга туган якны өйрәнү почмагы моның ачык мисалы.
Безнең бакчага йөргән „Йәйгор” (зурлар) төркемендә Русия символикасы, Башкортсан символлары, флаг, герб, ил башлыгыбыз портреты урын алган. Туган ягыбызның тарихы, матур табигатен: баһадир Урал тау, челтерәп аккан чишмәләре, авылыбызның күркәм урыннары, күренекле кешеләре турында папкалар ачып, танышып, һәрдаим яңартып торабыз. Туган якны өйрәнү музеена, Геройлар паркына экскурсияләр матур традициягә керде.
Шулай ук бакчабызда борынгы татар – башкорт халкының тормышын күрсәткән мини-музей бар. Анда төрле экспонатлар урнаштырылган: олы мич, чүлмәк, табагач, ипи пешерү җиһазлары, чиккән сөлгеләр, урын-җирләр, сандык, сандык эчендә ирләр һәм хатын-кызларның милли киемнәре һ.б. Балаларны шул әйберләр белән таныштырабыз, алар бик кызыксынып һәр әйберне игътибар белән карыйлар.
Балаларда милли хисләр тәрбияләү эше аларга халык авыз иҗатын өйрәтү, татар-башкорт балалар фольклорына мөрәҗәгать итү белән дәвам иттерелә. Мәсәлән, “Нәүрүз” – яз бәйрәме, “Карга боткасы” бәйрәмнәрен ел да милли фольклор киемнәр, милли уеннар белән оештырырга тырышабыз. Балалар белән кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, көйләп курчаклар йоклатабыз, төрле чәбәкәй уеннары уйныйбыз, санамышлар, тизәйткечләр, бармак уеннары өйрәнәбез. Рәсем ясау, әвәләү эшчәнлекләрендә милли җырлар тыңлап, алган хисләребезне рәсемдә чагылдырабыз, милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне кисеп ябыштырып эшлибез, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, читекләр бизибез. Бу эшләрне балалар аеруча яратып башкаралар. Февраль аенда хәрби хемәтләрен Әфганстан җирендә үткән яугирләр белән очрашу чарасы да бик күркәм үтә. Әфган сугышын үткән яугирләр ел саен безгә кунакка килеп, үзләренең тарихта калган вакыйгаларын утраклашалар.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: патриотик тәрбия бирүне әхлак, экологик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясеннән аерып алып карарга ярамый. Алар комплекслы рәвештә алып барылса гына, гражданлык хисләре тәрбияләүдә уңышка ирешеп була. Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәләп итә торган эш.
Гөлнара ИСКӘНДӘРОВА, “Кояшкай” балалар бакчасының
беренче категорияле тәрбиячесе.
Читайте нас: