Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 февраль 2019, 12:28

Башкортстан мәктәпләре 1 апрельдән биш көнлек эш атнасына күчә башлаячак

Социаль челтәрләрдә ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, сораштыруда катнашучыларның 95 проценттан артыгы Башкортстанда биш көнлек уку атнасын кертү өчен тавыш биргән.

Башкортстанда кайбер мәктәпләр инде 1 апрельдән биш көнлек уку атнасына күчә алачак. Мәгариф министры вазиасын башкаручы Айбулат Хаҗин шул шакта белдергән.


— Бу мәсьәләне без республика җитәкчесе Радий Хәбиров мәктәпләрдә белем бирүнең яңа форматы турында игълан иткән көннән ук тикшерә башладык. Үзгәрешләрнең беренче чоры 1 апрельдән үк башланыр дип планлаштырыла. Ягъни мәктәпләрде дүртенче уку чиреге башлану белән, мөгаен, биш көнлек режимга күчү ихтималы бар, - ди Айбулат Хаҗин.
Аның сүзләренә караганда, башка мәктәпләр 1 сентябрьдән «биш көнлек»кә күчә алачак.
Мәгариф ведомствосы җитәкчесе, шулай ук, ата-аналар һәм педагогик берләшмәләрнең игътибарын биш көнлек укыту режимына күчү уку предметларының санын киметүне күздә тотмауга юнәлтте, дип яза „Кызыл таң”.
Социаль челтәрләрдә ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, сораштыруда катнашучыларның 95 проценттан артыгы Башкортстанда биш көнлек уку атнасын кертү өчен тавыш бирде.
Читайте нас: