Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 декабрь 2018, 11:24

Почта хезмәте ветераны Андрей Ширяев Балтачта „Батырлык дәресе” үткәрде

Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары Бөтенрусия, республика конкурсларында актив катнашалар.

Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары Бөтенрусия, республика конкурсларында актив катнашалар.
Мәктәпнең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фазлыева узган уку елында 9 а сыйныфында „А листочки с голубями все летят ко мне из детства” дигән темага чыгарылыш язу дәресе үткәргән. Һәм иҗат эшләрен „Иң яхшы язу дәресе” Бөтенрусия конкурсында юллаганнар. Нәтиҗә көттермәгән: мөгаллимә Гөлназ Дарвин кызы „Язу дәресе үткәрүнең яхшы методик эше” номинациясендә икенче урын яулады һәм бәйгенең лауреаты булды. Аның укучысы Ләйлә Хәйдәрова „Гасырлар төпкеленнән. Минем гаиләм тарихы һәм аның легендалары” номинациясендә лауреат дипломы белән билгеләнде.
Ике укучының иҗат җимеше бәйгенең республика этабында бәһаланды. „Яхшы язу дәресе” Бөтенрусия конкурсының республика этабында „Минем яраткан китабым” номинациясендә Милана Тимершина 3нче урын алды, Азалия Хәсәнова „Искиткеч тарих. Кызыклы вакыйгалар, аларны сөйли белгән кешеләр белән була...” номинацяисендә икенче урын яулады. Бу кызлар Русия Почтасының Башкортстандагы филиалы идарәлеге Дипломы белән бүләкләнде. Дипломнарны Почта хезмәте ветераны Андрей Ширяев Балтачка килеп үз куллары белән тапшырды.
Туксан яшьлек аксакал, тыл ветераны Андрей Васильевич бу көнне укучыларга „Батырлык дәресе” үткәрде.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Читайте нас: