Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 декабрь 2018, 13:13

Беренче санлы Иске Балтач урта мәктәбендә тату, бердәм гаиләләр билгеләнде

1нче Иске Балтач урта мәктәбендә Гаилә елын йомгаклап матур чара үтте. Анда дүрт гаилә катнашты. Садыйковлар, Сабировлар, Галәветдиновлар һәм Шакировлар үзләренең гаиләләре белән таныштырды.

1нче Иске Балтач урта мәктәбендә Гаилә елын йомгаклап матур чара үтте. Анда дүрт гаилә катнашты. Садыйковлар, Сабировлар, Галәветдиновлар һәм Шакировлар үзләренең гаиләләре белән таныштырды.
Зур әзерлек белән килгән катнашучылар чыгышы үзенчәлеге белән аерылып торды. Берәүләр презентация ярдәмендә хәлдән чыксалар, кемдер гаиләсенә багышлап стена гәзите чыгарган, шигырь юллары аша гаиләләрен тәкъдим итүчеләр дә булды.
Кичә „Әти, әни һәм мин — күңелле, тату гаилә” дип аталды һәм ул интеллектуаль уеннар, җыр бәйгеләре белән аралаштырып алып барылды. Моңлы кызлар Эльвина Хәйруллина һәм Альбина Хәйрисламовалар чыгышы чараны тулыландырды.
Интелллектуаль бәйгедә һәр гаиләгә табышмак әйтелде. Әтиләр, әниләр, балалар аларга җавап эзләде. Музыкаль конкурста җырның аерым юлы бирелде. Шуның буенча алар җырны танырга тиешләр иде. Гаиләләр бу биремне авырлыксыз ерып чыкты. Кулинария конкурсы да бик кызыклы булды. Кызлар әниләре белән камыр ашлары әзерләп алып килделәр. Аны әзерләү серләрен уртаклаштылар. „Гаилә портреты” бәйгесе барышында балалар әниләренең сурәтен төшерделәр. Әтиләр шуларга карап үзләренең тормыш иптәшләрен таныдылар. Азактан һәр гаилә үзләре турында шигырь иҗат итте.
Чарага йомгак ясалды. Галәветдиновлар — интеллектуаль, Садыковлар — артист, Шакировлар — тату, Сабировлар күңелле гаилә дип танылды.
Мәктәп директоры Фәнис Шәймөхәмәтов ата-аналарга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм грамоталар тапшырды.
Азактан гаиләләр, балалар, укытучылар белән бер табын артында тәрбия темасына әңгәмә корды.
Лариса ШАФИКОВА, оештыручы педагог.
Читайте нас: