Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 декабрь 2018, 12:14

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбендә «Олы могжиза ул гаилә» ди аталган кичә үткән


Гаилә - кеше өчен иң мөһим, иң

җаваплы эш. Гаилә кешегә бәхет

китерә, ләкин һәр гаилә,беренче

чиратта дәүләт күләмендә

мәгънәгә ия булган зур эш булып

тора.

А.С.Макаренко.
Гаилә сүзен әйткәч, үзебезнең иң якын, иң кадерле кешеләребезне, үзебез яшәгән өебезне, безне чолгап алган көндәлек таныш табигатьне күз алдына китерәбез.
Гаилә ул бик олы сүз. Әти-әни, зур әти, зур әни – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Абый-апаларыбыз безне кайгырталар, эне-сеңелләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш. Димәк, гаилә - ул олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күргән кешеләр яши.
Быелгы ел республикабыз куләмендэ Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбызда күп чаралар үткәрелде. Безнең 2нче санлы Иске Балтач мәктәбе дә читтә калмады. 12 декабрь көнне «Олы могжиза ул гаилә» дигән йомгаклау кичәсе үтте. Биредә 4 гаилә катнашты. Алар Шәрифуллиннар, Хәсәновлар, Мортазиннар һәм Фәрхуллиннар гаиләләре. Кичәне тарих укытучысы Эльдар Галимҗанов һәм социаль педагог Гүзәл Валиева алып бардылар. Жюри әгъзалары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Әнвәрова, башлангыч класслар буенча директор урынбасары Лира Субушева булды. Музыкаль яктанкичәне Гөлшат Галимҗанова бизәде. Кичә бик күңелле үтте. Биредә төрле конкурслар оештырылды. Беренче конкурс «Визитная карточка» дип аталды. Һәр гаилә үзләренең гаиләсе, аның килеп чыгуы, гореф-гадәтләре, яраткан эшләре турында сөйлэп безне таныштырып үттеләр. Шулай ук бирелгән гэзит-журнал кисәкләре ярдәмендә ватман кисәгенә ябыштырып үзләренең гаилә учагы турында сөйләделәр. «Привет из далекого прошлого» конкурсында ата-аналар азрак балачакка кайтып килделәр. Алар 10 секунд эчендә жыр буенча мульфильмнарның исемнәрен искә төшерделәр. Шулай ук «Любимая пластинка» дигән конкурс оештырылды. Бу һәр гаиләгә өй эше итеп бирелгән иде. Биредә һәр катначушы үз сәләтләрен күрсәттеләр.
Шәрифуллиннар гаиләсе башлыгы Алмаз тамашаны искиткеч татар биюе белән шатландырды. Шул ук гаиләдә әни белән кыз сценкасы курсәтелде. Тамашада кызлары Энҗе әнисе Гөлназга охшарга тырышып аның матурлыгы, уңганлыгы, җитезлеге хакында сөйләде.
Э инде Хәсәновлар гаиләсе үзләренең оригиналь цирк номеры белән аерылып тордылар. Конкурста бар гаилә әгъзасы да катнашты. Кызлары Азалия белән Эллария гимнастика түгәрәгенә йөриләр. Анда өйрәнгән күнегүләрне кулланып, әниләре Лилия белән бергә мәзәк номер күрсәттеләр. Әтиләре Булат та читтә калмады. Ул да кызларына ярдәмләште.
Мортазиннар гаиләсенә килгәндә, игезәк малайлар Юныс белән Муса, әниләре Гүзәл, әтиләре Мөнир ярдәмендэ «Дуслык» дигән җыр өйрәнеп килгәннәр. Алар залда утырган бар тамашаны җырлаттылар. Залда утырган 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары бертавыштан кушылдылар Муса белән Юныска.
Фәрхуллиннар гаиләсенең дә концерт номеры аерылып торды. Әтиләре Салават гармунда бик матур уйнай икән. Әниләре Гөлфинә, кызы Динара, улы Радмир һәм әтиләре Салават «Авылым» дигән җыр башкардылар.
Чираттагы конкурс шарлар белән бәйле иде. Һәр командага төрле төстәге кәгазь, клей, шар, скотч бирелде. Шул булган материаллардан конкурсантлар бер әйбер ясадылар. Бар команданың эшләре үзенчәлекле, кызык, мәгънәле, матур килеп чыкты.
Конкурсантлар эзерлек алып барган вакытта, залыбызны укучылар концерт номерлары белән бизәде. 3 а сыйныф укучыларының «Тату гаилә» сценкасы, 3 б һәм 4 а сыйныф укучыларының татар халык биюләре, 4 б сыйныф укучылары башкаруында мари халык биюе залыбызны тагын да җанландырды. Шулай ук кунака «12 стульев» романыннан Эллочка Щукина килде. Анын ролен 3 а сыйныф укучысы Алина Сәитова башкарды. Ул халыкка хатын-кызның матурлыгы, уңганлыгы турында сөйләде. Ә инде домовенок безнең гаиләнен әгъзасы дисәк тә була. Ул да кичәбезгә килеп изге теләкләр теләде. Аның ролен 5 б сыйныф укучысы Алина Мифтахова башкарды.
Конкурслар азагында жюри әгъзалары һәр катнашкан гаиләгә үзләре һәм мәктәп директоры Азамат Мәгъзүмов исеменнән изге теләкләр әйтеп, конкурсантларга Мактау грамотасы һәм истәлекле буәкләр тапшырдылар. Истәлеккә фотога төштеләр. Бу бәйгедә дуслык җиңде. Конкурсантлар берләшеп бер зур гаилә булдылар.

Гөлшат ГАЛИМҖАНОВА, өлкән вожатый.


Читайте нас: